Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле фермерлары һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләре үткән елга йомгак ясадылар

Киңәшмәдә үткән 2022 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең утырышлар залында агрономик киңәшмә үтте. Анда 2022 ел нәтиҗәләре барланды һәм 2023 елга бурычлар куелды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2022 ел нәтиҗәләре, дәүләт ярдәме чараларын алу тәртибе иде.

2022 елда район буенча 107 мең тонна ашлык җыеп алынган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш  36,7 центнерны тәшкил итә, шикәр чөгендереннән 118 мең тонна уңыш җыелган (һәр гектардан уртача 331 ц уңыш чыккан). Әлеге мәгълүматларны Тәлгать Халитов “Игенчелек буенча 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар” дигән докладында китерде.

  • Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә, барлыгы 25,8 мең тонна азык берәмлеге әзерләнде, ягъни шартлы бер баш терлеккә уртача 38,5 цн азык берәмлеге туры килә, - дип дәвам итте ул үз чыгышын.

Районның агроидарә башлыгы минераль ашламалар алу мәсьәләләренә дә кагылды, әче туфракны эшкәртүгә – известьлауга басым ясады, моның игенчелектә уңышны үстерүдәге роле турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, известьлау - туфракның уңдырышлылыгын саклау өчен мөһим алымнарның берсе. Доклад үз эченә республикадагы төрле Грант программаларын да алган иде. Тәлгать Халитов авыл кешесенә шундый программаларга кереп, эшчәнлеген тагын киңрәк җәелдерү мөмкинлекләре булуы турында аңлатты.

- Кыр эшләрен башкару өчен техниканы һәм агрегатларны, чәчүлек материалны сыйфатлы итеп әзерләргә һәм чәчү компаниясен оешкан төстә уздыру өчен бүгеннән үк кайгыртырга кирәк,-диде агроидарә җитәкчесе.

Реклама

Районының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуровның чыгышы райондагы крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген анализлауга багышланды.

Киңәшмә барышында райондагы “Россельхозцентр” ның район бүлеге башлыгы Исламетдин Низамов орлыкларның һәм көзге культураларның торышы, агроидарә белгече В.Хрисанов программалар (субсидияләр), ташламалы кредит бирүләр турында сөйләделәр. Шулай ук, кунаклар - Рацин, «Агротрак» һәм “Россельхозбанк” вәкилләре чыгышлары да тыңланды.

Агрономик киҗәшмәгә йомгакны исә район башлыгы Марат Гафаров ясады. Ул авыл хезмәтчәне өчен елларның беркайчан да җиңел булмавы, авылда чәчәргә, җыярга, шулай итеп ил табыны муллыгын тәэмин итәргә кирәклегенә тукталды. 2023 елга бурычлар куйды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев