Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бер-берсенә бәйләп

Җылы, кояшлы көннәр корткыч бөҗәкләр үрчүенә, чүп үләннәре баш калкытуга, төрле авырулар таралуга да беркүпме тәэсир итә.

Шуңа да бүгенге көндә район басуларында чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 23500 гектар мәйдандагы чәчүлекләр чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Әлеге эш "Цильна" җәмгыятендә-3090, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-11318, "Шәйморза" хуҗалыгында-2010, "АгроТранспорт" җәмгыятендә-2000, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-415, "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында-969, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 1657 гектарда башкарылган. Район буенча 9700 гектар мәйдандагы чәчүлекләргә корткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар сибелгән. Шул исәптән, "Цильна" җәмгыятендә-2150, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-2030, "Шәйморза" хуҗалыгында-750, "АгроТранспорт" җәмгыятендә-1502, КФХ "Низамов"та-160, КФХ "Хафизов"та-1113, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 968 гектардагы мәйданнарда бу эш башкарылган.

Чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклау һәм чүп үләннәрдән арындыру эшләре белән беррәттән сабан ашлыклары чәчүлекләренә минераль ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 15534 гектарда башкарылган да инде. "Цильна" җәмгыятендә-2803, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-9997, "АгроТранспорт" җәмгыятендә-1450, крестьян-фермер хуҗалыклары буенча 1011 гектар мәйдандагы чәчүлекләргә өстәмә сый кертелгән.

-Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар чәчүлекләргә кертелгән ашламаның җиргә сеңүенә уңай йогынты ясады. Шуңа да җирнең дымлы булуыннан файдаланып, чәчүлек мәйданнарга ашлама кертү эшен тагын да тизләтү мөһим,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы