Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бадминтон буенча турнир узды

Чарада бадминтон уенын яратучы 100дән артык кеше катнашты.

Үткән атнада “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча шәхси-команда турниры узды. Ярышлар совет космонавты Ю.А.Гагаринның космоска беренче очышы көнен билгеләп үтү кысаларында үтте.

Ярышларда безнең район спортчылары белән Ульяновск өлкәсе, Буа, Спас (Болгар) районнары спортчылары да катнашты.

Уеннар мавыктыргыч булды, һәр уенчы җиңүгә омтылды, ә җиңүгә юл тоткан спортчы-бадминтончыларга, әлбәттә, бик күп көч куярга туры килде.

Турнир нәтиҗәләре буенча 1-2 сыйныф кызлары арасында 1 урынны София Карабаева, 2 урынны Юлиана Шурбина, 3 урынны Сингх Сунита һәм Алиса Насретдинова алды.

1-2 сыйныф малайлары арасында 1 урын – Евгений Карсаков, 2 урын – Булат Яфизов, 3 урын – Растислав Головин һәм Самир Ибраһимов.

3-5 сыйныф кызлары арасында Яна Изендеева-1 урын, Ирина Катина – 2 урын, Олеся Коровушкина һәм Маргарита Карасева – 3 урын.

3-5 сыйныф малайлары арасында Рамил Гыйзатуллин-1 урын, Камил Шәкүров – 2 урын, Николай Мускатинов – 3 урын.

6-8 сыйныф кызлары арасында 1 урынны Мария Алексеева, 2 урынны София Ямщикова, 3 урынны Ралина Мөдәрисова һәм Кристина Карсакова алды.

6-8 сыйныф малайлары арасында Илсур Гыйзатуллин – 1 урын, Александр Афанасьев – 2 урын, Эрнест Насыйбуллин һәм Булат Науметов-3 урын алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Барлык бадминтончылар һәм аларның җанатарлары әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев