Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гайшыклар көнендә Чүпрәледә 11 гаиләгә Ана капиталы сертификаты тапшырылды

Шуны исегезгә төшерәбез, гаиләләрендә икенче һәм аннан күбрәк бала туган гаиләләр Ана капиталы сыйфатында дәүләт ярдәменә ия булалар.

-Әлеге программа 2007 елда гамәлгә кергәннән соң, сертификат суммасы, ел саен индексацияләүне исәпкә алып, 453026 сумга кадәр үсте. Мондый темплар белән райондагы демографик хәл көннән көн яхшырачак, - дип ышанычын белдерде Пенсия фондының райондагы бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов. Сабыйларның әти- әниләрен котлап ул аларның һәрберсенә Ана капиталы сертификатларын тапшырды. Аннан соң Ильмир Расыхович, яшь аналарга әлеге дәүләт ярдәменнән ни рәвешле файдалана алулары турында аңлатып, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5906-vrychenie-sertifikata-materinskogo-kapitala-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ана капиталы Сертификаты Гайшыклар көне