Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2023 елда Кояш һәм Ай тотылу

Иске Ишле авылында яшәүче һәм табигатьне, Кояш, Ай һәм йолдызлар системасын күзәтеп баручы Васил Фәхретдинов көндәлегеннән

 

1968 елның 22 сентябреннән 2022 елның 25 октябренә кадәр булган арада өч сарос, яки 54 ел 33 тәүлек, яки 19756 тәүлек вакыт үтте. Кызганчка каршы, узган ел - 25 октябрьдә булган Кояш тотылуны күк йөзе болытлы булу сәбәпле, яхшылап күзәтеп булмады. Шулай да өске ягын Ай каплаган Кояш болытлар арасыннан ике тапкыр күренеп алды.

Шушы Кояш тотылу барган көннәрдә 2030 елда зур фаза белән булачак кояш тотылу турында радио-телевизордан хәбәр иттеләр. Миңа бу тотылуның датасы да билгеле – ул 1 июньдә булачак. Монысы 1976 елның 29 апрелендә булган, балдаксыман булып тотылу полосасы Төньяк Африка, урта диңгез, Төркия, Кавказ, Каспий диңгезе, Урта Азия аркылы үтеп Кытай территориясендә Җирдән ычкынган Кояш тотылуның өч саростан соң булачак кабатлануы ул. Ләкин сарос саен бу полоса төньякка күчә бара; 2030 елның 1 июнь көнне “төньякка сикереп” Көнбатыш Европа, Мәскәү белән санкт-петербург арасыннан һәм Татарстаннан төньяктанрак үтәчәк. 2030 елга кадәр әле бездә күренә торган ике тапкыр кояш тотылу булачак: 2025 елның 29 мартында һәм 2027 елның 2 августында. Радио бу турыда ләм-мим.

Әгәр бездә күренгән кояш тотылу булган икән өч саростан соң кояш тотылу, һичшиксез, булачак һәм бездә күренәчәк. Кояш тотылу иртәнге сәгатьләрдә була икән, аның бер саростан соң да күренүе мөмкин. Мисал: 1981 елның 31 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә бездә күренгән кояш тотылу булды. Бер саростан соң 1999 елның 11 августында көннең икенче яртысында булган кояш тотылу шулай ук бездә күренде. Кояш тотылу кичкә табан, кич белән була икән, аның ике саростан соң кабатланып бездә иртәнге сәгатьләрдә күренүе мөмкин, бу очракта бер саростан соң булачак кояш тотылу төн урталарына туры килә, бездә күренми. Мисал: 1996 елның 12 октябрендә кич белән бездә күренгән кояш тотылу булды. Ике саростан соң 2032 елның 3 ноябрендә иртә белән бездә күренә торган кояш тотылу булачак.

Кайвакыт астрономнар тарихчыларга ярдәм итәләр. Нинди дә булса тарихи вакыйга вакытында кояш яки ай тотылу булса һәм бу елъязмаларда искә алынса, бу тарихи вакыйганың кайчан булганын исәпләргә мөмкин.

2023 елга килик. Ике тапкыр кояш тотыла, икесе дә балдаксыман булып тотылу һәм икесе дә Россия территориясендә күренми. Беренчесе 20 апрель көнне була, тотылу полосасы иң башлап Һинд океанының көньяк өлешенә төшә һәм бу полоса төньяк-көнчыгыш юнәлештә хәрәкәтләнеп, австралия материгы аркылы үтә һәм Тын океанда җирдән ычкына. Икенчесе 14 октябрь көнне була, тотылу полосасы иң башлап Тын океанның төньягына эләгә һәм көньяк-көнчыгыш юнәлештә хәрәкәтләнеп, Америка Кушма Штатлары территориясен, Атлантик океанны кисеп үтә һәм африка материгына кереп, озакламый җирдән ычкына. Ике очракта да бу полосалардан ике яклап киңлеге 7300 километрга җиткән ярымкүләгә бара; бу ярымкүләгәләр Россия территориясенә килеп җитми.

Ай тотылуга килсәк, 5 май көнне кич белән 21 сәгатьләрдә айның ярымкүләгәле тотылуы һәм 28 октябрь көнне 23 сәгатьләрдә айның кечкенә фаза белән өлешчә күләгәле тотылуы булып икесе дә бездә күренә. Ләкин ярымкүләгәле ай тотылу вакытында ай җирнең күләгәсенә бөтенләй керми, ярымкүләгәсенә генә керә, бу очракта айның яктылыгы беразга гына кими, күзәтү өчен кызык түгел.

Ай дигәннән, хәзер “югарыгы ай эпохасы” дигән чор башланды. Максимумы 2024 елның ноябрендә; бу вакытка ай орбитасының восходящий узелы күк сферасының язгы көн-төн тигезлеге ноктасы дигән ноктага, нисходящий узел көзге көн-төн тигезлеге ноктасына килеп җитәчәк. Кышкы тулы ай бик нык төньякка китеп чыгачак һәм батачак, кульминация вакытында бик нык өскә менәчәк. Җәйге тулы ай, киресенчә, көньякка бик нык түбән төшәчәк. Кояш күкнең ул урыннарында беркайчан да булмый. “Югарыгы ай эпохасы” 18,6 еллык период белән кабатлана. 2006 елның январенда “Туган як” газетасында минем бу турыда тәфсилләп аңлатылган язмам басылган иде. Барлык язмаларым (алар хәзер 50ләп бар инде) үземдә саклана. Алдагы елларда Айны күзәтегез.

Кыскача планеталар турында. Дүрт якты планета кичке күк йөзендә мондый тәртиптә урнашканнар: Марс, Юпитер, Сатурн, Венера.

Кызгылт Марс хәзер Үгезбозау йолдызлыгында әйбәт күренә. 8 декабрь көнне иртән Ай тулып җитте, аның белән янәшә үк марс иде. Моннан нинди нәтиҗәя сап була? Димәк, Марсның каршы торышы икесенең дә Кояштан почмакча ераклыклары 180 градус. Җир Марсны артка калдырып китте, хәзер ара ерагая бара, Марсның күренүе начарлана барачак. Киләсе каршы торышы 2025 елның январенда гына була.

Якты Юпитер әлегә Балыклар йолдызлыгында әйбәт күренә. 7-8 февральдә үз орбитасының перигелий ноктасына килеп җитә, шуның аркасында алдагы елда Юпитер аеруча якты булачак. Планетаның яхшы күренгән чагы 2023 елның көзе, каршы торышы 31 октябрьдә, бу вакытта Юпитер Кучкар йолдызлыгында.

Сатурн әлегә Кәҗәмөгез йолдызлыгында, яхшы күренгән чагы август-сентябрь айлары, каршы торышы – 26 августта Сукояр йолдызлыгында.

2023 ел – якты Венераның әйбәт күренгән елы. Ул хәзер Җирне куа, 13 августта җирне “куып тота”, ягъни Кояш белән Җир арасына килеп керә; шул датага кадәр һәр көнне кич белән күренәчәк: январь-февраль айларында көньяк-көнбатышта, март-апрель айларында көнбатышта, апрель ахыры, май, июнь, июль айларындатөньяк-көнбатышта. Сентябрьдән башлап иртә белән көнчыгышта күренә башлый.

Меркурий сирәк күренә. 2023 елда аны кич белән кынбатышта апрель аенда һәм июль ахыры-август башларында күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев