Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Законга хезмәт иткән Сәйфихан Нәфиев

26 ноябрь көнне район күләмендә (1992-2004 еллар) ТР прокуроры, ТР Конституцион Суды рәисе булган якташыбыз Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевның тууына 70 ел тулуны билгеләү чаралары үтте.

Сәйфихан Нәфиевны искә алу бәйрәмендә ТР прокуроры Кафил Әмиров, ТР Конституцион Суд рәисе Виктор Демидов, район Башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук комиссиясе рәисе Шакир Ягудин һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Бәйрәм чарасы район прокуратурасы бинасы каршына чәчәкләр кую белән башланып китте. Аннан кунаклар район үзәгендәге Дан монументына батырларча һәлак булганнарны искә алып веноклар куйдылар.

Бәйрәм чарасының бер өлеше булып бу көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үтүче "Батырлык һәм хокук сагында" дәресе торды. Әлеге дәрестә катнашып мәртәбәле кунаклар 10 һәм 11 сыйныф укучыларына кеше хокуклары турында бәян иттеләр. Җәмгыятьтә булган тискәре күренешләрдән (җинаятьчелек, наркомания) сак булырга өндәделәр. Шулай ук, дәрес барышында киләчәкләрен хокук тәртибе сагында тору белән бәйләргә теләүчеләрдән сораулар яңгырады, Кафил Әмиров тарафыннан аларга киңәшләр бирелде. Татарстан Республикасы прокуроры Чүпрәле районыннан Сәйфихан Нәфиев эшен дәвам иттерергә алыначак, ягъни юрист булырга теләк белдергән ике егеткә югары уку йортына юллама бирәчәкләрен әйтте. Ә менә ни өчен ир-егетләргә? Кафил Әмировның хатын-кыз һөнәре күбрәк гуманитар юнәлештә булырга тиеш дип санавы да билгеле булды бу дәрестә.

Көннең икенче яртысында чара Сәйфихан Нәфиевның туган авылы Мунчәлидә дәвам итте. Биредә кунаклар авыл халкы белән очрашты, мәктәп бинасы каршында мемориаль такта ачу тантанасында катнашты. Чараларның башында торган, башлап йөргән Тимур Нагуманов районда оештырылган әлеге вакыйгага бәя биреп: "Андый кешеләрнең исеме югалырга тиеш түгел. Бу безнең өчен, шунда яшәгән кешеләр өчен, балаларны тәрбияләү өчен кирәк",-диде. Кунак булып кайткан Нурмөхәммәт Хисамов, Фарук Нафиев, Расих Мәхмүтов, Мунчәлидә яшәүче Кадрия Хисаметдинова туганнары-авылдашлары Сәйфихан Хәбибулла улының никадәрле принципиаль, закон сагында нык торучы кеше булганлыгы турында сөйләделәр. Билгеле булганча, Сәй-фихан Нәфиев Мунчәли авылында 1941 елның 26 ноябрендә дөньяга килә. Авылда ул җидееллык мәктәпне тәмамлый. Яшьли әтисен сугышта югалткан Сәйфихан олылар тормышына бик иртә кушыла. Әнисенең дә тормышта бердәнбер уң кулы, таянычы була. Бабалары биргән кырыс тәрбиядә ул эш сөючән, спорт яратучан булып үсә. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, колхозда эшли. Әмма бер үк вакытта, Казан дәүләт университетында юридик факультетта читтән торып белем ала. Аннан Сәйфихан Нәфиевның хезмәт эшчәнлеге район партия комитеты белән бәйле рәвештә үрелә.

1976 елдан ул прокуратура органнарында эшли башлый. Әлки, Бөгелмә районнарында прокурор вазыйфасын башкарганнан соң, аны Казан шәһәре прокуроры итеп билгелиләр. 2000 елдан исә ул ТР Конституцион Суды рәисе итеп билгеләнә. Сәйфихан Нәфиев хезмәт эшчәнлеге дәверендә РФ нең Атказанган юристы, РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре, дигән исемнәргә лаек була, "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә.

Якташыбызның тормыш һәм хезмәт юлына багышланган "Служил закону" дигән китап бар. Аның авторы ТР прокуроры Кафил Әмиров. Сәйфихан Нәфиевны искә алу тантанасында да ул аны хокук саклау өлкәсендә намуслы хезмәт иткән шәхес буларак искә алды.

-Әлеге шәхестә иң сокландырганы итагатьлелек иде. Аның карарларны тиз һәм нәтиҗәле кабул итә белүе искиткеч иде. Аның белән бергә эшли алуым белән мин бик горурланам",-диде ул чыгышында.

Реклама

Мемориаль тактаны ачу тантасыннан соң кунак-лар Мунчәли башлангыч мәктәбенә үттеләр. Бәйрәм якташыбызның бергә уйнап үскән якын дусларының, туганнарының ялкынлы чыгышлары, мәктәп укучылары әзерләгән монтаж белән дәвам итте.

Мунчәли авылыннан соң кунаклар янә район мәдәният йортына кайтып, биредәге спорт залында Сәйфихан Нәфиев кубогына милли көрәш ярышларының шаһиты булдылар. Көн дәвамында район мәктәпләре ир-егетләре арасында үтүче ярышта җиңүчеләр билгеләнде. Гомум нәтиҗәләрдән соң Кече Чынлы авылы командасы беренче урынга лаек дип табылды һәм Сәйфихан Нәфиев исемендәге күчмә кубок та әлеге командага тапшырылды. Ярышта җиңүчеләр җитәкчеләр кулыннан олы бүләкләр алдылар.

Бәйрәм чарасын йомгаклап, район мәдәният йорты сәхнәсендә якташыбызны искә алу кичәсе үткәрелде. Аны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәре Резидә Фәизова алып барды. Бу көнне, сәхнәдән Сәйфихан Нәфиевның якты истәлеген, балачагын, хезмәт юлын чагылдырган хатирәләр яңгырады. Аның хөрмәтенә җырчылар ИлСаф, Людмила Сердцева, Айрат Җамалтдинов, Фәсахәт Хөсәенова башкаруында җырлар башкарылды.

Район Башлыгы Тимур Нагуманов җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган белем бирү учреждениеләре хезмәткәре Николай Кузьминга һәм шулай ук, әлеге өлкәдә эшчәнлек алып барган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге "Вымпел" отрядына (мәктәп директоры Резидә Хуҗиева) Мактау Грамоталары һәм яңа булдырыл-ган Сәйфихан Нәфиев исемендәге премияләрне тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев