29 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Рухи байлыкны югалтмыйк!
Һәр эштә безне өйрәтүче бар. Динебездә мәчетләрдә эшләүче имамнар, ә район буенча барлык дин эшләренең барышына мөхтәсиб җаваплы. Бүгенге кунагыбыз район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.
-
Безнең шатлыгыбыз
Сәйфихан Нәфиевның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан районда аның исемендәге премия булдырылды. Һәм әлеге, беренче тапкыр гына оештырылган конкурста, редакциябез журналисты Рәшит Фәтхуллов тәртип бозуларны профилактикалау, терроризм һәм коррупциягә каршы көрәш алып баруны район матбугатында киң яктыртканы өчен җиңүче дип табылды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз!
-
Татар мәдәнияте көннәре
Күрше Нагаткино районында Татар мәдәнияте көннәре үтә. Анда безнең районнан район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаша.
-
Инвалидлар ункөнлеге
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр арада инвалидлар ункөнлеге узачак. Әлеге ункөнлек кысаларында районда 9-10 декабрьдә инвалидлар ясаган әйберләрдән күргәзмә-сату оештырылачак. Җыелган сумма товар хуҗасына биреләчәк. Шуңа да үз кулыгыз белән ясаган әйберегез бар икән, социаль яклау үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акчаның беркемгә дә комачаулаганы юк әле, мөмкинлектән файдаланып калыгыз!
-
Эшләргә дисәң, безнекеләргә куш!
Үткән атнада Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре үтте. Анда республикадан 12 район кулланучылар җәмгыятьләре катнашты. Алар арасында безнең Чүпрәле районы райпосы да бар иде. Безнекеләрнең үзебездә җитештерелгән продукцияне матур итеп күрсәтә белүләре, товарлар ассортименты мәскәүлеләр һәм Татарстан делегациясе күңеленә дә хуш килгән.
-
Әни, миңа син кирәк!
Чүпрәле районында 90 ятим бала яши. Шулардан 82 баланың әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 8енең ата-анасы авыру.
-
Законга хезмәт иткән Сәйфихан Нәфиев
26 ноябрь көнне район күләмендә (1992-2004 еллар) ТР прокуроры, ТР Конституцион Суды рәисе булган якташыбыз Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиевның тууына 70 ел тулуны билгеләү чаралары үтте.