Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ятып калганчы–чәчеп кал!

Район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары хезмәтчәннәре көннәрнең аяз һәм коры торуыннан файдаланып калырга тырышалар, басуларда көне-төне тракторлар гөрелтесе тынганы юк. Хуҗалыкларда эшләр ике сменада оештырылган.

Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру эшләре тәмамланган. Уҗымнарны өстәмә тукландыру эшләре дә соңгы гектарларда алып барыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 2700 гектар мәйданда чәчүлек орлыклар җир куенына салынган. Шуларның 1845 гектарын арпа, 245 гектарын бодай, 150 гектарын борчак, 220 гектарын шикәр чөгендере, 140 гектарын катнашазык һәм берьеллык үләннәр, 100 гектарын рапс тәшкил итә.

"Цильна" җәмгыяте эшчәннәре дә коры көннәрдән бик оста файдаланып, эш темпларын арттыра баралар. Бүгенге көнгә биредә арпа 900 гектарда, 200 гектар мәйданда шикәр чөгендере, 100 гектарга якын мәйданда бодай, 150 гектарга якын катнашазык, 150 гектарда рапс культуралары орлыклары җир куенына салынган. "Чүпрәле Азык" җәмгыятендә дә барлыгы 700гә якын гектар мәйдандагы булачак уңышка нигез салынган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да 500 гектарга якын мәйданга арпа культурасы чәчелгән инде. Зур Аксу (130 гектар) һәм Матак (100 гектар мәйданда) филиалларында бодай, Яңа Чокалы (45 гектар) һәм Зур Аксу (60 гектар) филиалларында шикәр чөгендере чәчүгә керешкәннәр.

Иртә язда чәчәргә керешкәннәр генә ота, чөнки дымлы җиргә эләккән орлыклар шытып чыгып, үсеп, май кояшында ныгып калырга өлгерәләр, дип кисәтә белгечләр. Дөрес, соңгы вакытларда яңгырлар да яугалап тора. Әмма дымның беркайчан да артык булганы юк, әле җәйнең нинди буласы билгесез. Үткән еллардагы корылыклы җәйләрне искә алсак, кояш җирдәге дымны киптереп бетергәнче чәчеп калуың хәерлерәктер. "Язның бер көне ел туйдыра", дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк. Шуңа да хуҗалыкларга һәм агрофирма филиалларына эш темпларын тагын да арттырып, чәчүне оптималь срокларда төгәлләү-бүгенге көннең төп таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы