Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тракторларың кыр эшләренә әзерме?

4 февраль көнне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Чүпрәлесе һәм Зур Аксу филиалларында язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге темасына багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, филиаллар директорлары һәм баш инженерлар катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов семинар-киңәшмә эшен башлап, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының эшенә уңай бәя бирде, язгы кыр эшләренә кадәр барлык хуҗалыкларда да техниканы үзвакытында төгәлләүне ашыктыру бурычын куйды.

Агрофирма филиалларында язгы чәчү агрегатларын төзекләндерү эше җайга салынган. Урамда минус 30 градус салкынлык булуга да карамастан, биредәге төзекләндерү һәм көйләү мастерскойларында җылы (утын белән ягыла торган мичләр урнаштырылган), төзекләндерүне башкаручы механизаторларга менеп басып эшләү өчен аяк асларына стеллажлар куелган, эшнең туктап торганы юк. Гомумән, механизаторларга эшләү өчен һәм башкалар үрнәк алырлык барлык шартлар да тудырылган диясем килә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 118 трактор исәпләнә. Шуның 54се язгы кыр эшләре башланганчы төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Бүгенге көндә аларның 10сы инде төзекләндерелеп сафка бастырылган. Семинарда катнашучыларга күрсәтелгән ике филиалдагы төзекләндерелгән барлык техника да агрегатлау урынына тезеп куелган. Аннан соң ике филиалда да машина-трактор паркы тимер сетка белән тотып алынганын, мастерскойлар төзекләндерелүен дә ассызыклыйсым килә. Гомумән, агрофирмада әлеге эшкә игътибар көчәеп, соңгы елларда Яңа Кәкерле, Иске Ишле, Түбән Каракитә филиалларындагы парклар да тотып алынган, биналарда, мастерскойларда төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Әлеге филиаллар үрнәгендә эшләү, ягъни машина-трактор паркларының торышына да әһәмиятне көчәйтү кирәклегенә дә басым ясалды семинарда.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы директоры Җәмил Мөдәррисов үз чыгышында филиаллардагы техниканың төзекләндерү барышын анализлап, март ахырларына язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык төр техниканың, агрегатларның да төзекләндереп һәм көйләнеп бетерү бурычын куйды.

"Гостехнадзор" инспекциясе начальнигы Илдар Шәйхаттаров булачак уңышка нигез салучы машина-тракторларны техника куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп төзекләндерүнең мөһимлегенә тукталып, март-апрель айларында булачак техник күзәтүнең графигы белән таныштырды, төзекләндерү вакытында нинди җитешсезлекләргә аеруча игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.

Аннан соң семинар эшен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Җәмил Шәрипов җитәкләп, семинарда катнашучыларга язгы чәчүдә катнашачак техниканы, ашлама кертү кебек агрегатларны кичекмәстән төзекләндереп бетерү бурычын куйды.

Семинар барышында Зур Аксу филиалында хезмәтне саклау кабинеты белән дә таныштылар. Биредә дә шулай ук җылы, барлык төр инструкцияләр дә стендларга язып эленгән, журналлар тәртип белән алып барыла, механизаторлар белән инструктажлар үткәрү өчен дә барлык шартлар булдырылган.

Район буенча барлыгы 402 трактор исәптә тора. Шуның 276сы язгы чәчү кампаниясе башланганчы төзекләндерелергә тиеш. Бүгенге көндә шуның 163се төзекләндерелгән. Бу 59 процентны тәшкил итә, 113 трактор төзекләндерелеп бетәргә тиеш. Семинарда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында, "Цильна" җәмгыятендә язгы чәчү техникасын әзерләү уңай яктан бәяләнеп, "Шәйморза", "Алга" хуҗалыклары тәнкыйтьләнде, биредә "җиң сызганып" эшкә керешү кирәклегенә басым ясалды.

Булачак уңышның муллыгы язгы чәчүне оптималь срокларда бетерү белән дә турыдан-туры бәйле. Шуңа да чәчүдә катнашачак техниканы тиешенчә һәм үзвакытында төзекләндереп бетерү-бүгенге көн таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы