Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соңгы әзерлек эшләре бара

Агымдагы елда район буенча барлык чәчүлек җирләр 62000 гектар мәйданны тәшкил итәчәк. Шуның 34000 гектарында бөртеклеләр, 25000 гектарында сабан культуралары урын алачак.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында чәчеләчәк орлыклар калибрланып, тиешле кондициягә җиткерелеп әзерләп куелган. Һава температурасы көндезләрен + 5 градустан да түбән төшми башлагач хуҗалыкларда орлыкларны агулау эшләре башланачак.

Булачак уңышның төп нигезе, беренче чиратта, орлыкта икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Шуңа да дүрт елдан артык вакыт чәчелүче орлыкларны яңа сортлы, элиталы орлыкларга алмаштыру төп бурычларның берсе булып кала. Әлеге эш дәүләт тарафыннан бирелүче субсидияләргә дә турыдан-туры бәйле. Искергән сорт чәчелгән мәйдандагы чәчүлекләр өчен субсидия бирелми.

Бүгенге көндә "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә Буа районының "Тинчәле" хуҗалыгыннан "Раушан", "Нур" сортлы элиталы арпа, "Аллюр" сортлы солы орлыклары кайтарыла башлады. Биредә әлеге сортлы орлыкларны 250 тонна күләмендә кайтару күздә тотыла. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы исә чәчү орлыкларын капчыкларга тутырылган, агуланган килеш турыдан-туры Буа орлык заводыннан кайтара, аларны чәчәсе генә кала. Шушы көннәрдә район фермерлары Буа орлык заводы вәкилләре белән элиталы орлык мәсьәләсе буенча очрашачаклар.

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда язгы чәчүдә катнашачак техниканы комплектлаштырып, әзерлек сызыгына кую буенча эшләр башкарыла. Шул ук вакытта төзекләндерелеп беткән тракторларга график нигезендә дәүләт техник караулары үткәрелә. Әлеге эш "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында тәмамланды да инде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белдерүенчә, быел язгы кыр эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Хуҗалыкларга минераль ашламалар, дизель ягулыгы алу өчен акча биреләчәк. Ягулык-майлау материалларына 30 процентлы ташлама бирү турында РФ Хөкүмәтенең махсус карары да чыкты инде. Димәк, язгы кыр эшләре вакытында традициягә кергән башка ярдәмнәр дә күрсәтеләчәк дигән өмет бар. Дәүләт ярдәмсез калдырмас анысы. Әмма, ни генә булмасын, ярдәм көтеп кенә түгел, хуҗалыкларга бар мөмкинлекләреннән чыгып үзләренә дә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы