Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда көзге чәчүгә керештеләр

-Атна ахырында явып үткән яңгырлардан соң көннәр аязытып җибәрде. Синоптиклар фаразлавынча, тиздән яңа циклон киләчәк. Шушы вакыт аралыгыннан нәтиҗәле файдаланып калып, урып-җыю һәм көзге культураларны чәчү темпын тизләтергә кирәк,-диде район башлыгы Александр Шадриков "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалында, 19 августта, үткән семинарда.

Семинарда район хуҗалыкларының агрономнары, үсемлекчелек белгечләре белән беррәттән терлекчелек белгечләре дә катнашты. Семинар барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды, хуҗалыклар җитәкчеләре алдына бөртеклеләрнең уңышын тиз арада җыеп бетерү бурычын куйды. Николай Мискин чыгыш ясап, басулардагы корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы кайсы очракта нинди препаратлар кулланырга кирәклегенә тукталды. Басулардагы туфракның әчелеге нәтиҗәсендә хуҗалыкларның күпме уңыш югалтулары, кырларга известь кертүнең мөһимлеге мәсьәләләре дә күтәрелде. Семинарчылар игътибарына "Нью Холланд" тракторына тагылган "Борго" чәчкече, туфрак эшкәртү агрегаты-"Борго" препараты, "Фенд" тракторына тагылган "Лимкин" сабаны тәкъдим ителде.

Аннан соң семинарда катнашучылар Зур Аксу филиалы базасында 800 башка исәпләнгән, яңа төзелеп килүче ферма бинасы белән таныштылар. Әйтергә кирәк, биредә күпчелек төзелеш эшләре башкарылган инде, кардаларга салам, печән ташып куелган. Бу бинада терлекләр бәйләмичә асралачак. Тиздән малларны җәйге лагерьлардан фермаларга кайтару чоры җитәчәк. Шуңа да биналарны төзекләндерү, дезинфекцияләү эшләрен төгәлләү дә мөһим бурычларның берсе булып торуы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы