Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район үзәгендә чиркәү булачак

Районда яшәүче халыкның 42 процентын христиан дине вәкилләре тәшкил итә. Бүгенге көндә безнең төбәктә 11 чиркәү эшли. Шушы көннәрдә район үзәгендә төзелергә тиешле чиркәүнең (ул Преподобный Сергей Родонежский-Благославение исемен йөртәчәк) нигез ташы салынды. Әлеге олы гамәл христиан диненең барлык кануннарына нигезләнеп башкарылды.

Чиркәүнең нигез ташын салу провославие динендә бик мөһим вакыйга булып санала. Аны төзү урынын "Акчарлак" йөзү бассейныннан ерак түгел җиргә билгеләделәр. Көннең салкын яңгырлы торуына да карамастан, халык күп җыйналган. Алар арасында тирә-күрше авыллардан килүчеләр дә, шәһәрләрдән дә кайтучылар бар. Әйтергә кирәк, район үзәгендә моңарчы беркайчан да храм булмаган. Ә христиан динен тотучылар аны бик тә теләделәр. Дөнья игелекле кешеләрсез түгел, диләр бит. Район башлыгы Александр Шадриков үзәктәге халыкның күпсанлы мөрәҗәгатен, үтенечен исәпкә алып әлеге изге эшне башлады. Иганәчеләр дә ярдәм кулы сузарга теләк белдерде. Беренчеләрдән булып әлеге изге эшкә якташыбыз, Чабаксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш компаниясенең генераль директоры Николай Угаслов алынды. Аның җитәкчелеге астында, чиркәү төзелеше киләсе елда ук файдалануга тапшырылырга да тиеш икән. Җыелган халыкка ул шундый вәгъдә бирде. Исегезгә төшереп үтәбез, бу эштә Николай Федоровичның тәҗрибәсе дә шактый. Моннан берничә ел элек ул туган авылы Городищеда шундый храм төзеткән иде инде. Икенче иганәче-Мәскәү шәһәрендәге "ТехноНИКОЛЬ" корпорациясе президенты Сергей Колесников (тумышы белән Матак авылыннан диделәр). Болары әле без белгәннәре генә. Изге эшне башлау тантанасына ФСБ офицеры, генерал-лейтенант Валерий Кузнецов та кайткан иде. Тумышы белән ул да Матак авылыннан. Тантананы ачканда Буа округы буенча дин башлыгы Иоанн атакай бирегә килүчеләрне бу истәлекле вакыйга белән кайнар тәбрикләде. Ул һәркемнең якты дөньяда күбрәк изгелек кылып калырга, мәрхәмәтле булырга чакырды. Район башлыгы Александр Шадриковның да әйтер сүзләре күп, башлап ул дин әхелләренә, иганәчеләргә һәм тантанага килгән халыкка ихлас рәхмәтен җиткерде. Әлеге храмның районда баш чиркәү булырга тиешлеген әйтте. Гыйбадәт кылганнан соң беренче ташны фундамент чокырына салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чиркәү