Масленица башлана
Бүгеннән Масленица бәйрәме башлана.
Билгеле булганча,
Әлеге бәйрәм христиан халкының олы постлары башланыр алдыннан да билгеләп үтелүе белән күркәм булып тора. Бәйрәм атна буе дәвам итә һәм аның соңгы көне аеруча зурлана. Б
Барча халык бии, җырлый һәм дә коймак белән сыйлана. Коймак исә язгы кояш симолын гәүдәләндерә. Бәйрәм көнне шулай ук, саламнан эшләнгән карачкыны яндыру төп атрибут булып тора. Аны хәзерге вакытта хатын-кыз киеменә киендерсәләр, элек исә ул ир-ат киеменнән булган. Салам карачкы белән бергә иске, кирәкмәгән әйберләрне, кайгы-хәсрәтләрне яндыралар.
Христиан динен тотучыларда Масленицаның соңгы көнендә бер-берсеннән гафу үтенү каралган, моңа җавап итеп исә алар, "Алла кичерер" дип җаваплыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев