Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәтер һәм матәм көне

22 июнь-Россиядә Хәтер һәм матәм көне. Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә.

Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә Германия илебезгә һөҗүм ясый. Гәрчә, тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, ике арада тынычлык хакында килешү төзелгән булса да. Немецлар авиациясе иң беренче аэродром, тимер юллар, хәрби-диңгез базаларына, хәрби частьлар урнашкан урыннарга һәм күп кенә шәһәрләргә ут ача. СССРга каршы Италия, Венгрия, Финляндия һәм Румыния чыга.

Әлеге сугыш тарихта иң зур вакыйгаларның берсе буларак кереп калып, Икенче бөтендөнья Ватан сугышы исемен ала.

Илебезгә килгән афәтне күп кеше көтми, нәтиҗәдә Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында бик күп кешесен югалта.

1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 млн. 600 мең кеше тәшкил иткән дигән мәгълүматлар бар, хәер, әлеге санны тагын да күбрәк булган дип тә фаразлыйлар. Шул исәптән хәрбиләр-8 млн. 668 мең 400 кеше, армия һәм флот югалтулары- 8 миллион 509 мең 300 кеше, СССР КГБ чик сакчылары гаскәрләре-614 мең кеше, СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре-97 мең 700 кеше.

Реклама

Сугышка илебезнең бар халкы: яше-карты, ир-егетләр, хатын-кызлар күтәрелә. Авылларда, шәһәрләрдә бар эш балалы хатын-кызларга, балаларга, яшүсмерләргә, картларга кала.

Ачлык-ялангачлык, үлем һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр.

Татарстан районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Һәр елны 22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырыла, якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алына, район үзәгендәге Дан монументына чәчәкләр куела.

Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата