Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр сәгатьтән, минуттан файдаланып

Агымдагы ел терлек азыгы әзерләү өчен уңай килде. Чөнки яз башында яңгырлар вакытында яуды һәм җир дымга туенып калган иде. Шуның нәтиҗәсендә үләннәр дә куе булып үсеп киттеләр.

Терлек азыгы әзерләүгә ныклап керешкән хуҗалыкларда, әлбәттә, эшләр дә гөрләп бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә район буенча 1245 тонна печән әзерләнеп, рулоннарга төрелеп куелган. Шулай ук, 209 тонна төрле үләннәр һәм яфраказык әзерләнгән, 2910 тонна сенаж салынган. Әлеге эш "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында аеруча уңышлы бара. Биредә Яңа Чокалы филиалында-200, Матак филиалында 180 тонна печән рулоннарга җыештырылып, кышкы чорга әзерләп куелган да инде. Әлеге күрсәткеч "Цильна" җәмгыятендә-170, "Шәйморза" хуҗалыгында 110 тоннаны тәшкил итә. Бүгенге көнгә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында 705 тонна, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятенең Татар Бизнәсе филиалында 410 тонна сенаж базларга салынган.

Әгәр хәзер, җәйнең беренче яртысында, терлек азыгы запасларын тиешле дәрәҗәдә тупламасак, малларга кышын ни ашатырбыз соң? Бу өлкәдә һәркемгә уйланырга җирлек бар.

Хуҗалыкларда терлек азыгын әзерләү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та май ахырларында үткәрелгән видеоконференциядә кузгаткан һәм анда азыкның сыйфаты аның кайчан әзерләнүе белән турыдан-туры бәйле булуын ассызыклаган иде. Һәм, әлбәттә инде, биредә кышын сөт җитештерү күләменең дә печәннең сыйфаты белән турыдан-туры бәйле булуын искәртәсем килә. Президент шулай ук, терлек азыгы әзерләү темпларын ашыктырырга кирәклеген дә әйткән иде.

Район басуларында терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәртү эшләре бара. Район буенча 16200 гектар мәйдандагы чәчүлекләр корткычларга, 42700 гектарда чүп үләннәренә, 4600 гектарда авыруларга каршы эшкәртелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында чүп үләннәренә - 17200, корткычларга каршы 5700 гектар мәйданнар эшкәртелгән. Район буенча кукуруз культурасыннан кала, башка чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре соңгы гектарларда алып барыла.

Әлеге эшләрнең һәрберсен чиратка куймыйча, бер үк вакытта алып бару мөһим. Шуңа да тәүлекнең һәр сәгатеннән, һәр минутыннан рациональ файдалану-бүгенге көннең төп бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы