Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Грипптан сакланырга өйрән!

Грипп-көчле вируслы, сезонлы авыру. Грипп эпидемиясе, гадәттә, елның салкын чорында башлана һәм җир шарының 15 процент халкына йогарга мөмкин. ОРВИ һәм грипп авырулары инфекцион чирләрнең 95 процентын тәшкил итә. Һәр ел саен дөньяда 500 миллион кеше әлеге авыруны йоктыра һәм аларның 2 миллионы вафат була.

Безнең районда да иммунизацияләүнең республика программасы кысаларында халыкка ел саен вакцинация үткәрелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, 1-11 сыйныфлар укучыларына, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, эндокрин системалары авыруларыннан интегүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, шулай ук, медицина, гомуми белем бирү, транспорт хезмәткәрләренә вакцина бушлай ясала.

Безнең районда грипп-ка каршы профилактик прививка ясау планы нигезендә 5600 кешегә, шул исәптән, мәктәпкәчә яшьтәге 400 балага, 5-11 сыйныфларда укучы 3200 укучыга, 200 медицина хезмәткәренә, 700 гомуми белем бирү хезмәткәренә, 60 яшьтән өлкәнрәк 800 кешегә, 90 номерлы һөнәри училищеда белем алучы 100 укучыга һәм хезмәт күрсәтү, транспорт, хәрби хезмәт тармагындагы 200 кешегә иммунизация үткәрелергә тиеш.

-Район үзәк хастаханәсенә федераль бюджеттан мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучыларына иммунизация үткәрү өчен 500 доза күләмендә гриппка каршы "Гриппол-Плюс" вакцинасы кайтты,-ди Раиса Борисова.

Вакцинация-бүгенге көндә грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Белгечләр тарафыннан вакцинация ясалган һәм ясалмаганнар арасында тишерүләр үткәрү иммунизация үткәннәр арасында грипп белән авыраучанлыкның 10 тапкырга түбән булуын күрсәтте. Гриппка каршы заманча вакциналар куллану авыруны йоктыру нәтиҗәсендә хезмәткә сәләтлелекне югалтуны 6 тапкырга киметте. ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары күрсәткәнчә, соңгы елларда грипп һәм ОРВИ авырулары нәтиҗәсендә Татарстанда икътисадый зыянның 500 миллионнан алып 650 миллион сумга кадәр булуын исәпкә алсак, коллективтагы хезмәткәрләргә вакцинация ясатуның күпкә отышлы булуы ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев