30 октябрь 2012 яңалыклары
-
Мәктәптә Парламент сәгатьләре
Үткән атна дәвамында республика мәктәпләрендә парламент сәгатьләр үтте. Әлеге мөһим чарада безнең район мәктәпләре дә актив катнашты.
-
Хыялым тынгылык бирми
Хөрмәтле редакция!
-
Асыл егетләр авылда яши
Гомер үткән саен кеше күбрәк уйлана. Артта калган яшьлек елларын барлый. Билгеле инде, гомернең һәр чорында да онытылмаслык вакыйгалар, хәтердән сызып ташлый алмаслык шатлыклы да, көенечле мизгелләр дә күңел сандыгына кереп урнаша һәм алар кешене һәрдаим озата килә.
-
Гомер мизгелләре
Район халкы арасында әлеге ханымга мөрәҗәгать итмәгән кеше бик сирәктер... Тормыш дигәнең адәм баласы алдына һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш, авырлык китерүе белән дә аның янына килергә мәҗбүр итә. Ә Дилә ханым Хәйретдинованың һәркем өчен ишеге ачык, иң мөһиме күңеле барча кешенең гозере сыярдай иркен.
-
Хезмәтләре күпкырлы
Россиядә 1 ноябрь-Суд приставлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлады. 1997 елның 6 ноябрендә "Суд приставлары турында" һәм "Башкару производствосы турында"гы ике закон кабул ителгән һәм әлеге көнне суд приставлары рәсми булмаган төстә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгелиләр иде. Әмма тарихчылар раславынча, беренче суд приставы вазифасы нәкъ менә 1 ноябрьдә барлыкка...
-
Грипптан сакланырга өйрән!
Грипп-көчле вируслы, сезонлы авыру. Грипп эпидемиясе, гадәттә, елның салкын чорында башлана һәм җир шарының 15 процент халкына йогарга мөмкин. ОРВИ һәм грипп авырулары инфекцион чирләрнең 95 процентын тәшкил итә. Һәр ел саен дөньяда 500 миллион кеше әлеге авыруны йоктыра һәм аларның 2 миллионы вафат була.
-
Халык Бердәмлеге көне уңаеннан
Агымдагы елның 3 ноябрендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында, районның оешма һәм предприятие командалары арасында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе призларына һәм күчмә кубогына ел саен үткәрелеп килүче традицион волейбол ярышлары уза. Ярышлар иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Барлык җанатарларны һәм спорт сөючеләрне залга чакырабыз.
-
Габдулла Рәхимкулов исеме белән
Якташыбыз, олуг җырчы Габдулла Рәхимкуловның исемен мәңгеләштерү өчен район күләмендә җырчы исемендәге җыр фестивале үткәрелә башлаган иде. Шушы чарага Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре дә кайтып Казанның бер урамына Габдулла Рәхимкулов исемен бирүне Казан мэриясенә тәкъдим итү турында киңәшкәннәр иде. Һәм менә, ниһаять, Казан мэры Илсур Метшин карары нигезендә Казанның Идел...
-
Прокуратурада тикшерү
ТР Прокуратурасы тарафыннан 29 октябрьдән алып 2 ноябрьгә кадәр Чүпрәле районы прокуратурасының эшчәнлегенә комплекслы тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерү барышында гражданнар прокуратура эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча комиссия эшләү вакытында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Иске Чүпрәле авылы, С.Нәфиев урамы, 20 йорт адресы белән мөрәҗәгать итә алалар.