Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ерак калмый инде чәчүгә дә...

11 март көнне "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының Дуван һәм Хорновар-Шигали базасында район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында семинар-киңәшмә булды. Семинарны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов ачты һәм алып барды.

Инде яз аеның да беренче декадасы узып китте. Билгеле яз, аграрийлар алдына үз таләпләрен куя. Шуларның беренчесе -кыш айларында ирешелгәннәрдән чигенмәү булса, икенчесе булып язгы кыр эшләренә әзерлек тора. Семинар-киңәшмәдә исә, сүз чигенмәү турында гына түгел, киресенчә, сөт савуны, үрчемне арттыру, сыерлар көтүен яңарту турында барды. Әлеге уңайдан семинарчылар фермаларда булып, филиалларда эшнең ничек куелышын карадылар, күптән түгел районда булып киткән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренең күрсәтмәләрен кулланылышка кертү турында фикер алыштылар.

Әйтергә кирәк, агрофирмада азыкның мулдан икәнлеге сизелеп тора. Сыерлар һәм таналарның тышкы чисталыгын тәнкыйтькә алып булса да, көрлелекләренә тел-теш тидерерлек түгел. Нәсел эше һәм терлекләрне орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев та көтүне яңарту буенча монда башкарыла торган эшне үрнәк итеп күрсәтте. Терлекчелек белгечләре өчен төрле стимуллаштыру чаралары кулланылуы турында белдерде. Семинарчылар алдында чыгыш ясап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов яшь бозаулар һәм сыерлар рационына кертелергә тиешле өстәмәләр турында сөйләде. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Самат Мәүлетов семинарда сүз алып, витаминлы өстәмәләрнең нинди төрен, никадәрле микъдарда бирергә кирәклеген конкрет мисалларда аңлатты.

Язгы кыр эшләренә әзерлек максатыннан, семинарчылар игътибарына көздән үк ремонтлап калдырылган техника тәкъдим ителде. "Машина-трактор паркларында әле калын кар ята. Әмма, бүгеннән үк инде кыр эшләрендә катнашачак техниканы кар астыннан чыгарырга һәм комплектлаштыру, ремонтлый башлау кирәк",-диде Исламетдин Низамов.

Җәмил Шәрипов исә җитәкчеләр игътибарына яңа тракторларны лизингка сатып алу буенча төрле программаларда кызыклы тәкъдимнәр барын җиткерде. Беренче чиратта, крестьян-фермер хуҗалыклары өчен кулай булган тәкъдимнәр белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Россельхозбанк" сайтларында да танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы