Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә шикәр чөгендере мәйданнарының 82 проценты җыелган

Атна башыннан көннәрнең аяз торуы җәмгыятьләргә һәм хуҗалыкларга, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларына шикәр чөгендерен казытып, җир өстенә, кагатларга салуда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, район буенча шикәр чөгендере культурасы агымдагы елда 2731 гектар мәйданда чәчелгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, шуның 2252 гектарындагы 87828 тонна татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган. Бу барлык мәйданнарның 82 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 390 центнер уңыш чыга.

"Цильна" җәмгыятендә шикәр чөгендерен казытып алып, кагатларга салу эшләре тәмамлану алдында. "Махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгында татлы тамырларны казытып алу эшләре төгәлләнгән. Районда иң эреләрдән саналган "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1385 гектар мәйдандагы 63639 тонна татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылды. Бу алынасы барлык мәйданнарның 88 процентын тәшкил итә. Басуларда эш ике сменада оештырылган. Шул ук вакытта Буа һәм Цильна шикәр заводларына татлы тамырларны ташу да оешкан төстә алып барыла. "КамАЗ" автомобильләре көненә 2-3әр рейс илтәргә өлгерәләр. Ә менә "Шәйморза", "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыкларында шикәр чөгендере культурасын казытып алу эшләрен тизләтәсе бар.

Реклама

-Әлегә көннәр салкынча, коры, аяз тора. Алдагы һава торышын исә беркем дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Шуңа да шикәр чөгендере культурасын казытып алу эшләрен тизләтү таләп ителә. Инде кара көзгә кердек дисәк тә ярый, кышка да озак калмый. Күпме көч түгеп үстергәнне кырда калдырасы түгел иде,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Виктор Митрошкин.

Район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында шикәр чөгендерен алу белән беррәттән, терлек азыгы-силос салу эшләре дә дәвам итә. 23 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча 24314 тонна силос салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере