Шикәр чөгендере тег белән яңалыклар
-
Чүпрәленең шикәр чөгендере плантацияләрендә тәүлек буе эш тынмый
Шикәр чөгендере басуында эшнең кызган чагы. Крестьян фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмутов белән плантация түрендә очраштык. Тәүлек буе туктаусыз хезмәт куюга да карамастан, механизаторларның да, шоферларның да кәефләре күтәренке.
-
“Цильна” җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга керештеләр
Кече Чынлы аграрчылары районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга керештеләр. Быел биредә татлы тамырлар чәчелгән мәйданнар 700 гектарны били.
-
Шикәр чөгендере Чүпрәледә 1030 гектар мәйданда чыгарылган
Шикәр чөгендере- табышлы культураларның берсе.
-
Чүпрәледә шикәр чөгендере ала башладылар
Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Район буенча бөртеклеләрне урып- җыю, көзге чәчү тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар шикәр чөгендере алуга керештеләр.
-
Чүпрәледә шикәр чөгендере мәйданнарының 82 проценты җыелган
Атна башыннан көннәрнең аяз торуы җәмгыятьләргә һәм хуҗалыкларга, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларына шикәр чөгендерен казытып, җир өстенә, кагатларга салуда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирде.
-
Шикәр чөгендерен алу дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 1178 гектар мәйданда җир өстенә казытып чыгарылган һәм барлыгы 45942 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 390 центнерны тәшкил итә.
-
Район буенча шикәр чөгендереннән һәр гектардан чыккан уртача уңыш 350 центнерны тәшкил итә
Авыл хуҗалыгында бөтен көч чөгендер уңышын җыеп алуга юнәлдерелде. Әлеге тармакта хезмәт итүчеләрнең көне плантацияләрдә үтә.
-
Үстергәнне җыеп аласы иде
Үткән атнада көннәрнең кояшлы, коры торуы җәмгыятьләргә һәм хуҗалыкларга шикәр чөгендерен казытып, җир өстенә, кагатларга салуда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирсә дә, соңгы көннәрдә туктаусыз явучы яңгырлар тагын тоткарлыклар тудырды.
-
Шикәр чөгендере плантацияләрендә
Яңгыр кирәк, әмма сентябрь аенда аның бертоташ явуы авыл кешесен тәмам хафага сала.
-
Һәр минуттан файдаланып
Таң атты исә авыл кешесенең күзе күккә төбәлә. Соңгы атналарда әледән-әле яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә күп кыенлыклар тудырды. Һава торышын фаразлаучылар әйтүенчә, әле атна ахырында да яңгырлар туктамаска охшаган.