Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак уңышка нигез салына

Шушы көннәрдә район кырларында булачак уңышка нигез салу башланды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 7304 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр, 4817 гектардагы уҗымнар өстәмә тукландырылды, 200 гектарда уҗымнар, 6216 гектарда күпьеллык үләннәр, 4834 гектарда пар һәм туңга сөрелгән җирләр тырмаланды.

"Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 2395 гектардагы күпьеллык үләннәр, 1300 га артык мәйдандагы уҗымнар өстәмә тукландырылды, 2395 гектардагы күпьеллык үләннәр тырмаланды. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 3319 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 2486 гектарда уҗымнар өстәмә сый алдылар.

Реклама

"Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәре район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып, бөртеклеләрдән арпа чәчүгә керештеләр. Күпьеллык үләннәр һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру эшләре биредә төгәлләнгән инде. Басуларда эш ике сменада оештырылган. Бүгенге көндә кырларда Азат Сатдинов, Фәрит Фәхретдинов, Ади Басыйров, Ингел Җәббаров, Фиркать Баһаутдинов җитәкчелегендәге "ДТ-75", Айрат Яфизов (һәм аның ярдәмчесе Айдар Мөдәррисов), Дамир Рәимов җитәкчелегендәге "Нью-Холланд" тракторлары белән булачак уңышка нигез салалар. Агрегатларның эшләвендә өзеклекләр булмасын өчен "КамАЗ" автомобиле шоферлары Марат Сирачев, Альфред Туктиев, Әсхат Җамалетдинов орлык ташып торалар. Җамалтдинов Заһит һәм Фәрит Аббазов тракторлар белән ашлама ташыйлар. 23 апрельгә булган мәгълүматлар буенча җәмгыятьтә барлыгы 481 гектардагы мәйданнар чәчелгән, шуның 465 гектарын-арпа, 16 гектарын шикәр чөгендере культурасы били. "Егетләребез уңганнар, булсынга эшлиләр. Көнлек норманы арттырып үтәп, көненә 50шәр гектар мәйданда бөртекле культура орлыкларын җир куенына салалар",-ди хуҗалык икътисадчысы Тәлгать Бохариев.

P.S. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Зур Аксу һәм Городище филиалларында да арпа чәчүгә керешкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы