Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуда һәр бөртек өчен көрәш бара

Көннәрнең эссе һәм коры торуы игенче-механизаторларга кырларда тулы куәткә эшләргә мөмкинлек бирә. Район хуҗалыклары, җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары басуларында иртәнге сәгатьләрдән алып кичке караңгыга кадәр комбайннар һәм машиналар гөрелтесе тынмый. Көч һәм тир түгеп, чыгым кертеп үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәш бара.

1 августка булган мәгълүматларга караганда, район буенча 7649 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 23 процентын тәшкил итә. Шул исптән, район буенча 4719 гектарда арпа (тапшыру пунктларына 11680 тонна ашлык озатылган, гектарыннын чыккан уңыш 24,8 центнерны тәшкил итә), 2093 гектарда кышкы бодай, 650 гектарда борчак суктырылып, ашлыгы җыеп алынган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 771 гектарда арпа (2115 тонна ашлык кабул итү пунктларына озатылган), 1733 гектардан кышкы бодай (1655 тонна) культурасының уңышы җыеп алынган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында арпаның һәр гектарыннан 25 центнер уңыш чыккан, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә исә әлеге сан 18 центнерны тәшкил итә.

Сыйфат комиссиясе әгъзалары белән без "Шәйморза" хуҗалыгына килгәндә "Полесье" комбайнын идарә итүче Рамил Басыйров үзенең ярдәмчесе Илгиз Басыйров белән 54 гектар мәйданны биләгән - арыш, Рифкать Хәлиуллов (ярдәмчесе Марсель Алиев), Рифкать Хәсәнов (ярдәмчесе Алмаз Әбдрәкыйпов), Наил Әхмәтҗанов (ярдәмчесе Ирек Әхмәдуллов), Илнур Мәрдиев (ярдәмчесе Раиль Булатов) җитәкчелегендәге "Дон-1500" кыр кораблары 239 гектар мәйданны биләгән арпа ашлыгын суктыралар, Владимир Яковлев (ярдәмчесе Андрей Яковлев) җитәкчелегендәге "Енисей" комбайны борчак басуында иде. Әйтергә кирәк, егетләрнең барысы да төрле марка кыр кораблары арасында ашлык суктыруда һәм кабул итү пунктларына озатуда район буенча алдынгы урыннарда баралар. Биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2483 гектарны били һәм бүгенге көндә биредә барлык мәйданнарның 36 процентында эш тәмамланган.

"КамАЗ" автомашиналары шоферлары Әнвәр Вафин, Александр Филиппов, Азат Азизов, Ринат Кәлимуллин, Ингел Җамалтдинов, "ГАЗ-53" машинасын идарә итүче Фәһим Измаилов (пенсия яшендә булуга карамастан, егетләрчә җитез Фәһим абыйның хәрәкәтләренә сокланмый мөмкин түгел) комбайннарның эшләвендә өзеклекләр булмасын өчен тырышалар.

"Цильна" җәмгыяте басуларында да хезмәт кайный, игенчеләр алдында 2140 гектар мәйданда үстерелгән бөртеклеләрне урып-суктыру бурычы куелган. Уңышы җыеп алынырга тиешле мәйданнарның 53 процентында эш төгәлләнгән дә инде. Ашлыгы суктырылган басулардан саламы да җыеп алынган һәм инде беренчел эшкәртелеп тә куелган мәйданнар ерактан ук күренеп тора. Димәк, икмәкне җыеп алу белән беррәттән, җәмгыятьтә терлек азыгы булган саламны җыеп, кышкы чорга әзерләп кую эшләре дә төгәл оештырылган. Цильналыларның эшләрен башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп куярлык. 126 гектарны биләгән "Нур" сортлы арпа кырында Илгиз Миначев (ярдәмчесе Дәниф Сөләйманов) җитәкчелегендәге "Класс*-Мега", Рәфикъ Шәйдуллов (ярдәмчесе Ильяс Шәйдуллин) җитәкчелегендәге "Тукано", Радик Төхфәтуллов (ярдәмчесе Рәдис Төхфәтуллов), Илгизәр Кәлимуллин (ярдәмчесе Фәнис Кәримов) җитәкчелегендәге "Полесье", Иршат Алимов (ярдәмчесе Айдар Мөдәррисов), Ингель Җәббаров (ярдәмчесе Вәсилә Җәббарова), Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Ленар Вәлиев) җитәкчелегендәге "Дон-1500" комбайннары эшли иде. Кырның чиста, чүпсез булуы күзгә ташланып тора. Басуларның чүпсез булуы исә комбайннарның өзеклексез эшләвенә дә уңай тәэсир итә. Шоферлар Әсхать Җамалтдинов, Җәүдәт Вәлиев, Рәис Җәмдиханов, Альфред Туктиев, Фәнис Хәкимов, Марат Сирачев КамАЗ автомашиналары белән ашлыкны кабул итү пунктларына ташыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы