Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт нәтиҗәләре рейтингында Чүпрәле приставлары 7 урынны били

Быел суд приставы институты оешуның 149 еллыгы билгеләнеп үтелә.

Агымдагы елда гына да район суд приставы хезмәткәрләре тарафыннан 5000гә якын башкару кәгазе теркәлгән, шуларның бүгенге көнгә 91 проценты үтәлгән. Акчаларны эзләтеп алуның күпчелеге исә җир салымнарына, банкларга булган әҗәтләргә бәйле.

-Бурычлылар арасында төрле хәлләргә юлыкканнар бар. Әлбәттә, һәр очракта төрлечә булырга мөмкин. Ә менә кайберәүләр белә торып, салымнарын түләми. Шул рәвешле, үзенә-үзе проблема тудыра,-ди район суд приставы җитәкчесе Ирек Хәлимов.

Сүз дә юк, приставлар үз хезмәтен закон нигезендә башкара. Тик көндәлек тормышта әлеге өлкәдә хезмәт башкаручыларга, психолог буларак та, көч куярга туры килә.

-Баланы анасыннан алып, атага тапшырган, я булмаса баланы күрсәтмәү очракларын, шулай ук тиешле урынга куелмаган төзелешләрне күчерттерүне дә хәл итәргә туры килә. Иң аянычы, туганнар арасында килеп чыккан ызгышлар суд эскәмиясенә кадәр барып җитә,-ди районның баш приставы.

Моңа бәйле рәвештә пристав хезмәтендә ике елда 9 хезмәткәр алмашынган чаклар да бар иде. Ә бүгенгесе күз тимәсен! 2013 елда, мәсәлән, алардан зарланып халыктан бер генә шикаять тә кабул ителмәгән. Моннан тыш, республика суд приставларының 57 бүлекчәсе арасындагы эшчәнлек рейтингында райондагы суд приставы бүлеге 7нче урынны били. 2010 елда ул 47нче урында иде. Бүлекнең нәтиҗәле эшләве турында, республиканың Баш суд приставы Радик Ильясов Чүпрәледәге эш сәфәре вакытында билгеләп үтте.

Реклама

-Халык белән эшләү алымы да үзгәрде. Бүгенге көндә бездә 14 хезмәткәр эшли. Шуның 3се пристав-үтәтүчеләр, 1 эш башкаручы, 2 белгеч, 5 хезмәткәр суд эшчәнлеге билгеләгән тәртипне тәэмин итүче. Куркынычсызлык кирәк-яраклары белән тәэмин ителгәнбез, бәхеткә, аларны кулланырга туры килгәне юк әле,-ди Ирек Хәлимов.

Бүгенге, заманча яңарышлар әлеге хезмәткә дә чит-ят түгел. Бүген һәрбер бурычлы хакында тулы мәгълүмат федераль приставлар службасының базасына кертелә һәм өч көн эчендә барлык ведомстволардан: банклар, пенсия фонды, эчке эшләр бүлегеннән бу кеше турындагы хәбәрләр алына. Шулай итеп, бурычлыларның исәп-хисап счетларына арест салына. Әлеге система Россия күләмендә эшләсә, юл йөрү кагыйдәләрен бозу штрафлары турындагы мәгълүматлар республикадагы "Юл приставлары" системасы аша тормышка ашырыла. Бер сүз белән әйткәндә, бурычың булса, качып котылырмын, димә. Һәм үзеңнең дәүләткә бурычлымы, юкмы икәнлегеңне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп тикшерү мөмкинлеге дә бар.

Алдынгы хезмәткәр

Агымдагы ел хезмәт нәтиҗәләре буенча пристав хезмәткәрләре арасында Эльмир Насыйровның хезмәте аеруча билгеләнеп үтелә. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, районда 3 елга якын эшли. Төп хезмәте булып, оешмаларның бурычларын кайтарту тора.

-Дөресен әйтергә кирәк, авырлык белән булса да, нәтиҗәләргә ирешәбез. Ел башыннан алып 2300 башкару кәгазе теркәлгән булса, шуның 1810ы бүген ябылган. 9 ай эчендә 11 млн. сум күләмендә оешмаларның бурычлары кайтарылган. Шулар арасында 867 кешегә 2 млн.135 мең сум хезмәт хакы түләттерелгән. Суд карары чыкканнан соң оешмаларга 5 көн дәвамында бурычларны ирекле кертү мөмкинлеге бирелә, ул үтәлмәсә, штрафлар билгеләнә. Әлеге штрафлар быел 300 мең сум күләмендә җыеп алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд приставлары