Суд приставлары тег белән яңалыклар
-
Суд приставлары транспорт белән идарә итү хокукын чикли ала
2015 елның 28 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан "Башкарма производство турында" һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелү имзаланды.
-
Район суд приставлары башкаруында үткән ел 114 миллион сумлык 3264 эш булган
Гадәттә, суд приставларына карата җәмәгатьчелектә тискәре караш, үпкә яши. Әлеге уңайдан аларның хезмәт үзенчәлеге суд карарларын дөрес һәм үз вакытында башкарудан, гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләрен яклаучы башка органнар актларын үтәтүдән гыйбарәт диясе килә. Димәк, суд приставлары белән очрашмыйм, дисәң, эшне судка кадәр җиткермәскә генә кирәк.
-
Хезмәт нәтиҗәләре рейтингында Чүпрәле приставлары 7 урынны били
Быел суд приставы институты оешуның 149 еллыгы билгеләнеп үтелә.
-
Чит илгә чыгар алдыннан бурычыңны түлә
Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан быел бурычлылар турында 3455 карар чыгарылган һәм аларның гомуми бурычы -1 млрд. 150 млн. сумны тәшкил итә.
-
Хезмәтләре күпкырлы
Россиядә 1 ноябрь-Суд приставлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлады. 1997 елның 6 ноябрендә "Суд приставлары турында" һәм "Башкару производствосы турында"гы ике закон кабул ителгән һәм әлеге көнне суд приставлары рәсми булмаган төстә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгелиләр иде. Әмма тарихчылар раславынча, беренче суд приставы вазифасы нәкъ менә 1 ноябрьдә барлыкка...