Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Комбайнга ут капкан

Хәзер һәр авылда диярлек ирекле янгын сүндерү (ДПО) оештырылган һәм җаваплы кешеләр, транспорт билгеләнгән.

Җәен басуда эшләү вакытында да төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мондый ирекле янгын сүндерү бүлекчеге Дуван авылында да оешкан. Анда җаваплы кеше итеп "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенең Шигали филиалында инженер вазифасын башкаручы Василий Нурин билгеләнгән. Василий Николаевич тумышы белән Дуван авылыннан. Бүлекчәдә "МТЗ-1221" тракторы белән тракторчы Сергей Нурин кизү тора. Әйтергә кирәк, хезмәткәрләрнең икесе дә җаваплы кешеләр, үз вазифаларын намус белән башкаралар, Сергей идарә иткән "МТЗ-1221" тракторы һәрвакыт төзек, янгын булган очракта беренче чакыру белән алдан тутырып, әзерләп куелган ике тонна сыйдырышлы сулы мичкәне тагып чыгып китә.

...14 августта Дуван кырында эшләгәндә комбайннарның берсенә ут каба. Бу вакытта басуда комбайннар янында Василий Нурин да була. Янгын чыкканны күреп, югалып, каушап калмый ул, ярдәмчесе Сергей Нуринга шалтыратып кайсы кырга килергә кирәклеген хәбәр итә һәм үзе дә комбайнчыга ярдәмгә ашыга. Су тулы мичкә белән тракторчы килеп җиткәнче ут сүндергеч белән янгынны сүндерергә тырышалар. Әмма ялкын бирешергә теләми. Ул арада Сергей да килеп җитә һәм алар су сиптереп, ялкынга комбайнны чорнап алырга ирек бирмиләр. Шулай итеп, ике тынгы белмәс ирекле янгын сүндерүчеләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә хуҗалык милке саклап калына. Биредә яз башында Задур авылы янында үләнгә ут кабынып китеп, аздан гына янгын килеп чыкмый калуын, аны сүндерүдә дә Нуриннарның тырышлыгы зур булуын әйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы