Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Елгаларда боз шартлаттылар

Авылларны су басу, хуҗалыкларга, күперләргә зыян салуны булдырмас өчен Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ел саен Ульяновск өлкәсенең "Геофизик" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә республиканың су басу куркынычы булган елгаларында шартлату эшләрен алып бара.

Татар Шатрашаны авылындагы Якла елгасындагы боздан тоткарлыклар барлыкка килгән урыннарны шартлату вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре , "Татавтодор"ның район филиалы, газ, электр, медицина хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләр буенча район бүлеге, башкарма комитет вәкилләре, җирле үзидарә катнашты.

Реклама

-Язгы ташу бәла- казаларсыз үтсен өчен без һәр елны билгеле чаралар планлаштырабыз. Шуларның берсе булып шартлату эшләре тора. Якла елгасы белән беррәттән, шундый ук эшләр Мунчәли авылының Буштөрле елгасында да каралган, -дип белдерде гадәттән тыш хәлләр буенча район бүлегенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз шартлау гадәттән тыш хәл