Елгаларда боз шартлаттылар
Авылларны су басу, хуҗалыкларга, күперләргә зыян салуны булдырмас өчен Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ел саен Ульяновск өлкәсенең "Геофизик" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә республиканың су басу куркынычы булган елгаларында шартлату эшләрен алып бара.