15 август 2014 яңалыклары
-
Чүпрәледә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар
Бүген Чүпрәле районында яшәүче биш гаиләгә:Халиулловлар, Ильясовлар, Рахмановлар, Скворцовлар һәм Фадеевларга тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды.
-
Чүпрәле авылы җирлекләрендә халык җыеннары башланды
Муниципаль җирлек уставы буенча җитәкчеләр (авыл башлыклары, урыннардагы җәмгыятьләр җитәкчеләре һ.б.) җирлектә яшәүчеләр белән бер ел дәвамында кимендә ике тапкыр очрашып сөйләшергә тиеш. Бу гражданнарны җирлектә актив тормыш алып баруга, илдә, районда барган вакыйгалардан хәбәрдар булуга да чакыра. Проблемаларны киңәшләшеп хәл итүгә дә мөмкинлек бирә.
-
Чүпрәлеләрне алда яллар көтә
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасында эш бирүче оешмалар өчен төзегән хезмәт календарендә 30 август-эшләми торган бәйрәм көне, 31 август һәм 1 сентябрь - ял көннәре дип билгеләнгән.
-
“Җылы йорт” приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр белән
Яздан алып кара көзгә чаклы чәчәкләргә күмелеп утырган Убидагы "Җылы йорт" социаль приютын күрүчеләр аны нәкъ шулай-"Чәчәкле йорт", дип атыйлар да.
-
Чүпрәледә урак алдынгылары
Урак алдынгылары Мәгълүматлар 13 августка "Дон-1500" Рифкат Хәлиуллин "Шәйморза" 12928 Рифкат Хәсәнов "Шәйморза" 10040 Наил Әхмәтҗанов "Шәйморза" 9672 Газинур Шәрәфетдинов "Цильна" 8226 Ингел Җәббаров "Цильна" 7500 Фәнис Вәлиев "Цильна" 7367 Владимир Яковлев "Шәйморза" 4534 Марат Низамов КФХ "Низамов" 3729 "АКРОС" Петр Маняков "Ак Барс-Чүпрәле" 6073 Михаил Чувашов "Березка" 4682 Илдус...
-
Пенсия системасында яңа үзгәрешләр көтелә
Федераль һәм Пенсия фонды бюджетлары проектлары буенча фикер алышу вакытында РФ Хөкүмәте тарафыннан 2015 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә күчерелүче иминият взнослары акчаларын тулы күләмдә иминият пенсиясен формалаштыруга һәм финанслауга тоту турында карар кабул ителде.
-
Чүпрәле авыл җирлекләрендә “Авылым кичләре” уза
14 - 22 августта район авыл җирлекләрендә «Авылым кичлэре» -«Уллах касе» дип исемләнгән мәдәни чаралар уздыру күздә тотыла.
-
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе дәвам итә
22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит" дип аталган хәйрия акциясе уза.