Чүпрәле районы “Цильна” җәмгыятеннән Энҗе Саттаровага мактаулы исем бирелде
Шәхесләр

Чүпрәле районы “Цильна” җәмгыятеннән Энҗе Саттаровага мактаулы исем бирелде

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан илдә аграр продукция җитештерүче алдынгыларның берсе булып тора. Быел лаеклы уңыш – 4 млн тонна ашлык игелгән. 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 млн тоннадан артык май орлыгы җыю планлаштырыла. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Бәйрәм чарасында Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты. Чара барышында лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән җәмгыятьләр аталды. Алар арасында «Чистай» агрохолдингы һәм «Цильна» җәмгыяте дә бар иде.

Моннан тыш, чара барышында үз эшенең алдынгы профессионалларына рәхмәт сүзләре белдерелде. Агымдагы елда эшләп киткән Татарстанның электрон мактау тактасына республиканың 529 агросәнәгать комплексы белгече кертелгән.

Алдынгыларны бүләкләү өлешендә «Цильна» җәмгыятеннән (җитәкчесе Барис Аппаувич Гафуров) Энҗе Шәфикь кызы Саттарова мәртәбәле бүләккә лаек булды. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелде. Бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

 “Цильна” җәмгыяте район хуҗалыклары арасында сөт җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен били. Җәмгыятьнең эш күрсәткечләренә озак еллардан бирле зоотехник-селекционер вазифасын башкаручы Энҗе Шәфикь кызы Саттарова үзенең лаеклы өлешен кертә.

Энҗе Шәфикь кызы тумышы белән дә Кече Чынлы авылыннан. Дүрт балалы гаиләдә, өченче булып дөньяга килгән. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаган яшь кыз Буа училищесында бухгалтерлык белгечлеге алып, туган авылына кайта.

Белемле яшь кызны “Цильна” җәмгыятенә эшкә чакыралар. Хезмәт эшчәнлеген ул хуҗалыкның 1 номерлы сыерлар фермасында лаборант булып башлый. Тырыш, намуслы, уңган  хезмәткәргә соңрак колхоз җитәкчелеге тагын да җаваплырак эш – зоотехник селекционер, ягъни технолог-осеминатор вазифасын тәкъдим итә. Квалификация күтәрү курсларында укып, осеминатор һөнәрен үзләштерә Энҗе ханым. Һәм менә 22 елдан бирле шушы хезмәтен намуслы итеп башкара.

Тәҗрибәле белгеч республика күләмендә технолог-осеминаторлар арасында уздырылган бәйгеләрдә катнаша. 2024 елда ул республика районнары арасында 3нче урынны яулап, Диплом, медаль һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән иде.

Энҗе Шәфикъ кызының хезмәте, шулай ук, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгән Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, ТР Министрлар Кабинетыннан бирелгән Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән. Алдынгылар слетына да ел саен чакыралар аны, Сабантуй мәйданында да хөрмәтлиләр.

Авылдашы Айрат Рифкать улы белән гаилә корып, төп нигездә гомер кичерә, әтиләре Рифкать абыйны тәрбиялиләр. Тормыш иптәше Айрат та “Цильна” җәмгыятендә хезмәт куя, бригадир вазифасын башкара. Гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Алмаз Казан шәһәрендә медицина университетында, кызлары Эльвина исә педагогия колледжында белем ала.

Энҗе ханым һәр көн эшенә өр-яңа “Нива” машинасы белән килә. Җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров хуҗалык белгечләренең хезмәтенә югары бәя биреп, алар өчен барлык шартларны тудырган.

–Югары дәрәҗәләргә ирешүемдә җитәкчебез Барис Аппау улының өлеше бәһасез. Хезмәтемне күрә белүе, бәяләве, киңәшләре белән дә ярдәм итүе өчен чиксез рәхмәтлемен,-ди Энҗе ханым.


Нет комментариев