Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Миңсара Исмагиловага 90 яшь тулды

Шушы көннәрдә Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Миңсара Гыйматдин кызы Исмагилова 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

 

Миңсара апаны туган көне белән тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Звезда авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев килгәннәр иде. Алар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар, исәнлек-саулык теләделәр.

Миңсара Гыйматдин кызы Чепкас-Илмәт авылында туып-үскән, җиде сыйныф белем алган. Аннан соң бүтән укырга насыйп булмаган аңа, ул заманнарда читкә китәсе яшьләргә рөхсәт бирмәгәннәр. Туган як табигатен яратып, кешеләрен үз итеп үскән кызга авыл тормышы бетмәс мәшәкатьләре белән кечкенәдән үк таныш. Яшьтән үк эшли башларга туры килгән. Хезмәт биографиясен дә үзләренең авылларындагы колхозда башлап җибәргән. Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы илне торгызу елларында авылдашлары белән бергә, иңне-иңгә куеп хезмәт куйган. Авылдашы Шәрипҗан ага белән гаилә корып җибәргәннәр. Бер-бер артлы балалары: Сиринә, Тәфкил, Шәүкәт, Гөлинә һәм Мансур туган.

Миңсара апа да, Шәрипҗан абый да гомере буе колхозда хезмәт куйганнар. Үзләренә укырга насыйп булмаганлыктан, ничек булса да балаларын белемле итәргә тырышканнар. Балаларының һәркайсына махсус һәм югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Бүген аларның һәркайсы үз белгечлекләре буенча хезмәт куя.

Миңсара апаның өе газ белән җылытыла, су кергән-чыккан, рәхәтләнеп яшәргә генә. Тик Шәриҗан агага гына  бу рәхәтлекләрне татырга насыйп булмый, моннан 19 ел элек гүр иясе була ул.

–Аллага шөкер, балаларым бик тәуфыйклы, уңган булып үстеләр, үз көчләре, тырышлыклары белән укып, һөнәр үзләштерделәр. Инде оныкларым да үсеп җитеп, белем алдылар. Бер оныгым хәтта Мәскәүдә Путин янында, министерствода хезмәт куя. Балаларым бик тәрбиялиләр үземне, атна саен кайтып хәлемне белешәләр. Бик рәхмәтлемен аларга,-ди бүгенге көненә куанып Миңсара апа.

Үз йортында ялгызы гына яшәсә дә, күрше авыл мәктәбендә физика-математика укытучы улы Шәүкәт һәм авылда фельдшер хезмәтен башкаручы килене Миңзилә көненә ничә тапкыр килеп, әниләренең хәлен белешәләр, ярдәм итәләр. Кыш суыклары башлангач исә Миңсара апа яшәргә аларга күченә, яз кояшы күренүгә кире өенә кайта. Дөньядагы һәрбер яңалыктан хәбәрдар, һәрбер баласына хәер-догада булып, изге теләкләр теләп яши Миңсара апа. Бүгенге көндә аның унике оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев