Чүпрәледә Николай Николаевич Игнатьев яшәгән йортка мемориаль такта куелды
Шәхесләр

Чүпрәледә Николай Николаевич Игнатьев яшәгән йортка мемориаль такта куелды

Райондашыбызны искә алырга җитәкчеләр, якыннары, авыл халкы, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, чик буе гаскәрләре хәрбиләре җыелды.

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, запастагы чик сакчысы Николай Николаевич Игнатьев яшәгән йортка мемориаль такта куелды.

Мемориаль тактаны ачу хокукы район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка һәм Николай Николаевичның улы Игнат Николаевичка бирелде. Тантанада катнашучылар мемориаль такта алдына чәчәкләр салдылар һәм геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада чыгыш ясаучылар Николай Игнатьевны игелекле, ярдәмчел кеше һәм Ватанның тугры улы буларак искә алдылар. Аның хезмәт юлы һәм батырлыгы һәркайсыбыз өчен үрнәк булып тора.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:

–..Мемориаль такта булдыру, мөгаен безнең каһарманыбызга белдерә алган рәхмәтләребезнең иң азыдыр. Ул тыныч тормыш, киләчәгебез бәрабәренә үз гомерен биргән райондашыбыз. Бу истәлек тактасы һәркем өчен патриотизм билгесе булып торсын. Шушы йорт янынан узган һәркем биредә каһарманыбыз яшәгәнлеген белсен. Николай Николаевичның якты исеме һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак.

Шулай ук, чарада сугышчан хәрәкәтләр ветераннары–чик сакчылары Альберт Сөләйманов, Анатолий Романов һәм Николай Николаевичның якыннары да җылы истәлек сүзләре әйттеләр.

Мемориаль такта булдыру инициативасы белән геройның хезмәттәшләре–чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрби ветераннар чыккан.

Дәвам итеп

Николай Николаевич Игнатьев 1973 елның 21 маенда Матак авылында күп балалы гаиләдә туа. 1988 елда Матак урта мәктәбен тәмамлагач, ул укуын Иске Чүпрәле авылындагы 90 санлы һөнәри техникумда дәвам итә. 1991 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына — чик буе гаскәрләренә чакырыла. Хезмәтен Тадҗикстан чигендә үти. Аннан  туган авылына кайта, мәктәп елларыннан ук дус булып йөргән сөйгәне Ирина белән тормыш кора, гаиләдә өч бала: Лидия, Клава һәм Игнат туа. Николай Николаевич колхозда механизатор булып эшли, колхозлар таркалгач, Мәскәүдә вахта ысулы белән хезмәт куя.

2023 елның октябрендә, йөрәк кушуы буенча һәм гаиләсе, туган иле алдындагы җаваплылыкны тоеп, Николай Игнатьев үз теләге белән контракт хезмәте төзи һәм махсус хәрби операция зонасына юл тота. Үзен чын герой итеп күрсәтә, каты яралана. Яралануына карамастан, ахырга кадәр антына тугры калып хәрби бурычын башкара.

2024 елның 6 февралендә ул соңгы тапкыр гаиләсе белән элемтәгә чыга һәм үзенең төркеме белән хәрби заданиегә китәчәген хәбәр итә. Шуннан соң ул башка элемтәгә чыкмый.

Николай Николаевич Игнатьевның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Ул тарихта үзенең якты эзен калдырып китте.


Нет комментариев