Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Сания Айметова–сугыш чоры баласы
Шәхесләр

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Сания Айметова–сугыш чоры баласы

Сания апа Алимҗан кызы Иске Кәкерле авылында дүрт балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килгән.

Сугыш башланганда аңа биш яшь кенә булса да, әтисенең фронтка китүен бик ачык хәтерли. Шушы китүеннән әтиләре Алимҗан ага әйләнеп кайтмый, аннан хәбәрсез югалган, дигән кәгазь генә килә.

Башка яшьтәшләре кебек “әти” дип әйтергә тилмереп үскән кызга бик иртә “олыгаерга” туры килә. Яшьли колхозда эшли башлый, бригадта да хезмәт куя, шикәр чөгендере дә үстерә. Бүгенге көндә туганнарыннан алар абыйсы Адельҗан абый белән генә калганнар, аңа да 95 яшь тулган, ул Ульяновск шәһәрендә яши.

Сания апага ул елларда данлыклы булган Иске Кәкерле кирпеч заводында да озак еллар хезмәт куярга туры килгән. Шуннан ул лаеклы ялга чыга, тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар төрле бүләкләргә лаек була.

1958 елда Сания апа авылдашы Хәбир Идиятулла улы белән гаилә коралар. Төп нигезгә килен булып төшә Сания Алимҗан кызы, әтиләре Идиятулла агайны һәм әниләре Айнелхәят апаны тәрбияләп яшиләр, соңгы юлга озаталар. Сания апа үз әнисе Бибинур апаның да янында соңгы сулышына кадәр янәшәсендә була.

Хәбир абый һәм Сания апа тигез тормышта сигез балага гомер бирәләр, аларга белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Тормыш барышында Сания апа авырлыкларны шактый күрә. Олы улын, кызын җирли, тормыш иптәше дә вафат булган.

Бүгенге көндә авыл өлкәне төпчекге – Ирек гаиләсе, килене Гөлүсә тәрбиясендә яши.  

– Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булдылар,-диләр Сания апаның балалары. – Алар үзара аңлашып, тату яшәделәр. Әти юк инде. Әнинең исән булуы белән без бик бәхетле. Безгә гомер, җан җылысын, назын бүләк иткән өчен рәхмәтебез чиксез.

Хөрмәтле ветеранның бүгенге көндә 12 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Сания Алимҗан кызының олы юбилеен төп нигездә бөтен гаилә белән билгеләп үттеләр. Балалар, оныклар бу көнне яраткан әниләре, әбиләре янында булдылар, чын бәйрәм оештырдылар.

Сания Алимҗан кызын олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин килде. Кунаклар күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының җан җылыларын тоеп яшәвен теләделәр, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.


Нет комментариев