Кичә. Бүген. Иртәгә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чүпрәле укучылары республика конкурсында I урын алды
Икенче ел рәттән " XXI гасыр кулибиннары" Республика олимпиадасында призлы урын яулаган Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары Данияр Таҗетдинов һәм Динар Яфизов (укытучы Шамил Таҗетдинов) "Башлангыч техник модельләштерү" Республика конкурсына үзләре иҗат иткән техник модельне тәкъдим иткән иде. Күптән түгел әлеге бәйгегә нәтиҗә...
-
“Цильна” җәмгыятендә һәр сыердан уртача 28 килограмм сөт савалар
Хәзер барлык хуҗалык терлекләре дә җәйге лагерьларга күчереп асрала башлады.
-
Зур Чынлыда авылдашларны искә алып, мәҗлес узды
Аллаһы Тәгалә үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр (Хәдис).
-
Вакытлыча таныклык күпме гамәлдә була ала?
" Ак Барс" иминиятләштерү компаниясенә медицина полисы рәсмиләштерүләрен сорап баргач, миңа вакытлыча таныклык бирделәр. Бердәм үрнәктәге полис әзер булганчы файдаланыгыз, диделәр. Миңа озак вакытка командировкага китәргә туры килде. Монда бердәм полис алу мөмкинлегем юк. Мин вакытлыча полис белән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә аламмы?
-
Чүпрәледә электр үткәргечләр заманчага яңартыла
Район территориясендә 1000 километрдан артык электр линиясе бар.
-
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Чүпрәле ЗАГС бүлегендә очрашу узды
15 майда - табигатьнең иң гүзәл чорында Халыкара Гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә.
-
Чүпрәле «Сөмбелә»се яңа үрләр яулый
Халкыбызның онытылып барган мәдәни җәүһәрләрен барлаучы "Түгәрәк уен" фестивале фольклорчы төркемнәрне янәдән бер "түгәрәккә " җыйды.
-
Чүпрәле кулибиннары республикада өченче урында
5 майда КФУның IT лицее базасында "21 гасыр кулибиннары" дип исемләнгән яшь уйлап табучылар олимпиадасының финалы үтте.
-
Пенсия фондының күчмә пунктлары чүпрәлеләрне кабул итә
Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп пенсия фондына кагылышлы сораулары булган барлык гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүләр:
-
Чүпрәледә «Юл иминлеге атналыгы” бара
Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 8 майдан 14 майга кадәр дөньяның барлык илләрендә дә "Юл хәрәкәте иминлегенең дүртенче атналыгы" үткәрелә.
-
Бәраәт кичәсе
Татар мөселман календаре буенча 2017 елның 10-11 мае - Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала. Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне...
-
Укучыларыбыз- кабат җиңүче
Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, Абдулла Алишның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту, сәләтле укучыларны барлау максатында 28 апрельдә Казан шәһәре Совет районының "Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия"сендә " Алиш эзләреннән" исемле 4 нче төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
-
ИлСаф якташларын концертка чакыра
Якташыбыз, эстрада артисты ИлСафка якын араларда гына Татарстанның халык артисты дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исемне алуы уңаеннан ИлСаф 8 майда район мәдәният йортында концерт куячак.
-
Чүпрәле пенсионерлары финалга чыгу өчен ярышты
Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышлап пенсионерларның "Өченче буын" дип аталган VII республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде.
-
Марс урта мәктәбе укучысы "Дизайн" буенча олимпиадада 1 урын яулады
Марс урта мәктәбе укучысы - Хөснетдинова Ильнара Илдар кызы кечкенәдән үк рәсем сәнгатен яратып үсә. Аңа бу кызыксыну бабасыннан күчкәндер, дип уйлый әти -әнисе.