Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Якташыбыз, шагыйрә Эльвира Сафина белән очрашу

“Кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк.  Ә шагыйрь кеше – һәркөнне  берәр яңалык, берәр матурлык ачучы.”(Фәнис Яруллин.Көзге моң.)

Бу сүзләрне без авылыбызда туып-үскән, үзенең туган телен яраткан, үз телендә матур-матур шигырьләр иҗат итеп, Казан шәһәрендә яшәүче Сафина Эльвира Ирфан кызына багышлыйбыз.  Аны күп кеше  радиодан, телевизордан яңгыраган җырларның сүзләре авторы буларак таныйлардыр.                                                 

Ямьле язның бер көнендә,  Габдулла Тукайның тууына 135 ел  тулу көне якынлашканда, 17 апрельдә, без дә шигырь бәйрәменә – Эльвира Ирфан кызы Сафина белән очрашу кичәсен үткәрү өчен  Яңа Кәкерле  мәдәният йортына җыелдык.  Мәдәният йорты директоры Замалтдинова Мәдинә Нурулла кызы   килгән кунакларны   милли киемнәрдән,  милли аш – чәк - чәк  белән, чәчәкләр тотып,  каршылауны оештырды. Залда Эльвира Сафинаның сүзләренә язылган”Балаларым” җыры яңгырый.  Зал бик матур бизәлгән иде.  Эльвира Сафинаның очрашу кичәсенә әти-әнисе, авылдагы туганнары да килгән иде.   Очрашуның башында  мәдәният йорты директоры Замалтдинова Мәдинә  Эльвираның  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, аннан соң ул  -Эльвираның “Дөнья куабыз»,  ә Замалтдинова Гөлназ “Тукай икән туган телебез”шигырен укыдылар. Аннан соң Эльвирага сүз бирелде.  Ул үзенең  иҗат иткән яңа шигырьләрен укыды,  эш урыны турында сөйләде, яңа китаплар белән таныштырды һәм аларны бүләк итеп калдырды.   Эльвираның әтисе Ирфан Зәкиулла улына  һәм әнисе Гөлшат Миннәтулла кызына  да сүз бирелде. Алар Эльвираның шигырьләрен яратып укулары, аның кечкенәдән үк китап укырга яратуы , тырышып укуы, аның белән горурланулары , шигырьләренә күп җырлар язылуы турында әйтеп үттеләр.  Шушы көннәрдә аның шигырьләре “Туган як” газетасында да басылып чыкты.

  Тиздән “Туган як” газетасы да үзенең түгәрәк юбилеен - 90 еллык бәйрәмен билгеләп үтәчәк.   Бәйрәмнәргә бай булган туган  тел елында Эльвираның туган якка, табигатькә, каләмдәш дусларына карата мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре  бүгенге болгавыр заманда авыл , районыбыз халкына бер йотым  саф һава, саф су, иң яхшы җыр, иң тирән моң, иң якты шатлык булыр. Эльвираның  шигырьләрен укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Укыган саен күңел яктыра, җаның җылына бара. Вак –төяк дөнья мәшәкатьләре җуела.

Кичәнең ахырында   мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәриякәй “ вокаль  ансамбле тарафыннан  Эльвираның сүзләренә язылган, Лилия Муллагалиева репертуарында булган “Без бит авыл кызлары” җыры сәхнәләштерелеп күрсәтелде.                                                                       

Очрашу кичәсе авыл халкына бик ошады. Чын мәгънәсендә җанны җылытырдай матур очрашу, онытылмаслык бер кичә булды ул. Өлкәннәр  яшәреп, шигырь дөньясында тылсымланып таралышты бу кичәдән.    Без авылдашыбыз Эльвира Ирфан кызы Сафинаның иҗатына сокланабыз һәм аның белән горурланабыз.                                                                                                            

Реклама

Шигырьнең кадере бетеп барган бер заманда безгә, авыл халкына, шундый очрашу оештырган авылдаш шагыйрәбез Эльвира Сафинага, аның әти-әнисенә, туганнарына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез,  яңадан-яңа иҗат  уңышлары, сәламәтлек телибез, яңа шигырьләрен  көтеп калабыз.

Мәдинә Замалтдинова, Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авыл мәдәният йорты директоры.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X