Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Якташыбыз Дамир Әхмәтҗанов коронавируска багышлап шигырь язган

Ул аны үзенең Одноклассники социаль челтәр битендә урнаштырган.

Якташыбыз, Иске Чүпрәле авылында яшәп, иҗат итүче Дамир Әхмәтҗанов коронавирус авыруына каршы “Җиңелер афәт” дигән шигырь язган. Ул аны үзенең Одноклассники социаль челтәр битендә урнаштырган.

....Кайлардан килеп ирешкән,

Бу вирус,-дигәннәре.

Һәркем аңлата үзенчә,

Белгәне-белмәгәне.

Шып туктады бар дөньясы,

Һич тә күнмәле түгел.

Булуына мондый хәлнең,

Ышанып бетми күңел.

Җитмәсә бер-беребезгә,

Шик салабыз җилкенеп.

Сибеп хәбәрләр күпертеп,

Куркыныч хәлнең үзен.

Кая гына салма күзең,

Өркетәләр шом салып.

Инде үтүк кабызсаң да,

Әйтер кебек сүз алып.

Әллә Аллаһ Үзе безгә,

Яздымы шундый көннәр?

Дөньялык гөнаһларыннан,

Арынсын,-диеп кемнәр.

Әллә бозык көнкүрештән,

Читләшсеннәр,-дигәнме?

Алдагы зур афәтләрдән,

Кисәтәме безләрне?

Җитеп бара Аллаһының,

Изге Рамазан айлары.

Чын йөрәктән гафу сорап,

Киметик гөнаһларны.

Реклама

Таратмыйк өстәп гайбәтләр,

Шом салып бер-береңә.

Сыенып Бер Аллаһыга,

Өйрәник көн күрергә.

Килгәнбез фани дөньяга,

Үтү өчен сынаулар.

Кылсак изге гамәлебез,

Җиңмәслек түгел алар.

Дөньяда яшәү хикмәтен,

Искә алыйк табып җаен.

Пакъланыр җан түрләребез,

Яхшылык кылган саен.

Куәтләп шайтан коткысын,

Таратмыйык җүнсез хәбәр.

Җиңелер килгән бер афәт,

Догада булсак әгәр.

Файдаланып бу форсаттан,

Уйланыйк аңга килеп.

Ничек яшәү дөреслеген,

Күзаллап бүлеп-бүлеп.

Шушы дөнья барышында,

Ниләр күрмәгән адәм.

Ә бит көчле рухлылар,

Сынмаган,иелмәгән.

Имикче без дә башыбыз,

Ышанычыбыз җуймыйк.

Чын йөрәгебездән сөеп,

Бер Аллаһка сыеныйк., -диелә анда.

Шигырьне укучылар «Иң дөресе шул! Бик матур нәсыйхәтләр! Рәхмәт,Дамир!», дип комментрайлар калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев