Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерледә Җамалтдиновлар йорты каршында “Авылым кичләре” узды

Социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар мәдәният хезмәткәрләренең төрле чаралар оештыруын, авыл тормышын җанландыруга шулай итеп үзеннән өлеш кертүен беләдер.

Бу өлкәдә бигрәк тә Яңа Кәкерле, Чуваш Бизнәсе, Каракитә, пенсионерлар берләшмәсе бик актив. Алар оештырган шундый чараларның берсендә без дә булып кайттык.  Милли йолаларыбызны яңартуга багышланган, Яңа Кәкерле авылында Мәдинә һәм Мидехат Җамалтдиновлар йорты каршында узган, “Авылым кичләре” дип аталган чара иде ул.

Монда кем генә юк - олы яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә килгән. Тирә-күрше авыллардан да, хәтта Чувашия Республикасыннан килүчеләр дә бар!

Чараны хуҗабикә Мәдинә Нурулла кызы ачып җибәрде һәм килүчеләргә рәхмәт әйтергә дә онытмады. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтыла. Монда да элек елларда үткәрелә торган “Аулак өй” күренешләре урын алды һәм ул җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Сәриякәй” фольклор төркемендә чыгыш ясаучы Фазилә апа Танага, Рәмзия Билалова, Фәймә Хәйретдинова, Фирүзә Җамалтдинова һәм Мәдинә Җамалтдинова үзләренең җырларын-биюләрен тәкъдим иттеләр. Кичә барышында килгән кунаклар. "Су алышы","Йөзек салыш", "Урын алыш" кебек уеннарда катнаштылар. Татар милли киемнәрен кигән хатын-кызлар – авылларда элеккеге кич утыру күренешләрен хәтерләрдә яҗарттылар. Элек бит безнең татар хатын-кызларыбыз бергә җыелышып йон эрләгәннәр, бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Боларның барысы да бүгенге көннәргә бәйләп баетылып, шуңа каен минеге әзерләү күренешләре дә өстәлде. Әлбәттә инде, бергәләшеп эш эшләгәндә кызларыбыз халкыбызның моңлы көйләрен дә, дәртлеләрен дә башкарды.

Кичәдә Яңа Кәкерле авылының олы яшьтәге хатын-кызларының берсе булган  Сәрия апа Хәлилова да катнашып, авылдашларына бик матур җырларын бүләк итте. Чарага, шулай ук, Илмас Айметов, Рәис һәм Илдус Алимовлар килгәннәр иде. Алар да яңакәкерлеләргә үзләрен моңнарын бүләк иттеләр. 

Мәдинә Нурулла кызының уңганлыгы кичәне оештыруда гына түгел, аның төрле тәм-томнар, коймаклар һәм яңа бал, самоварлы чәй өстәлендә дә чагылды. Шундый матур, авылча бер кич булды ул.

Наҗия Хәйретдинова:

- Без яшь чакта менә шундый аулак өйләргә җыелышып, кул эшләре эшли, җырлый-бии идек. Урамда, кайсыбызның булса да өе каршында кич утырулар да бар иде, егетләр гармун тотып килә, без кушылып җырлый идек. Яшьлегемә кире кайтып килгәндәй булдым. Рәхмәт Мәдинә һәм Мидехат Җамалтдиновларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев