Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Уйна гармун, ач серләреңне!

Түбән Чәке авылында гаҗәп бер кеше яши.  Гаҗәпләнерлеге шунда ки, ул гармуннар коллекциясен туплаган. Әлеге язманы укыган өлкән кеше яшьлеген күз алдына китерер, мөгаен.  Ник дигәндә, безнең әти-әниләр, абый-апаларның яшьлеге,  аулак өйләр уздырулары, кич утырулары  халкыбызның милли көйләрен яңгыраткан әнә шушы гармун, тальяннарга барып тоташа.

 

Соңгы елларда  гармун моңы, кызганычка каршы,  тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда теләсә нинди җыр да, көй дә уйнап була  хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун  тавышын  фольклор, мәдәни фестивальләрдә генә ишетергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы, аларга “авыраганда җан өрүче” кешеләр дә бар әле.  Шундыйларның берсе, гаҗәп кеше дигәнем– Шамил абый  Мөбинов ул.

Сүзгә тапкыр, җор телле  Шамил гармунда уйнарга  балачагында, үзлегеннән өйрәнә.

Күпбалалы гаиләдә үсә  ул. Әтисе Дәүләтша (сугыш ветераны) 1939 елда ук хәрби хезмәткә алына һәм шуннан фронтка да  китә. 1944 елның көзендә,  каты яраланып, туган авылына кайта.

–Элек бит гармун уйнаучылар йорт саен иде. Клубтагы концертлар да  гармуннан башка узмый иде. Минем дә гармун уйнарга бик өйрәнәсем килде.  Хәтерлим, 5-6 сыйныфларда укыганда Сәдәтулла абый Садыйков (мәрхүм) гармунда уйнарга өйрәтү түгәрәге ачып җибәрде. Ул үзе Татар Шатрашаны авылыннан иде, безнең мәктәпкә йөреп, укытты. Мин дә түгәрәккә язылдым. Соңрак әти дә белде бу шөгылемне. Тик өйдә гармунда уйнаучы юк, шуңа гармун да юк. Әти, мәрхүм, колхозда эшли иде ул вакытта, хезмәт хакы түләү дә юк, сугыштан соңгы еллар... Ә мин елый-елый әтидән гармун сорыйм. Нинди олы йөрәкле булган бит әти! Каядыр “шабашкага” китеп  эшләде һәм миңа дип, гармун күтәреп кайтты,-дип, балачагын искә ала Шамил абый.

Гармунлы булудан башы күккә тигән Шамил  остазы  Сәдәтулла абый өйрәткән, һәм радиодан отып калган көйләрне гармун телләренә күчерә башлый. Билгеле, яшь гармунчының урыны  авыл, район күләмендә узган чараларда иң түрдә була.

Мәктәпне тәмамлагач,  Буага техникумга юл тота егет. Анда машина-трактор белгечлеге буенча белем ала. Аннан соңгы 2 еллык армия хезмәте туган илдән еракта–Казахстан җирләрендә  уза. Туган авылын сагыну хисе бик  көчле  була күрәсең, армия хезмәте тәмамланганда егетнең башында катгый карар барлыкка килә:  – “Матур табигатьле  Түбән Чәке авылыннан беркая да китмим”.  Кайтып, колхозга эшкә урнаша. Төрле елларда мөдир дә, баш инженер да булып эшли. 1990 елларда районыбызда өйләрне газ ягулыгына тоташтыру эшләре башланып китә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Шамил абый да  әлеге хезмәттә була, оешмада диспетчерлыкны башкара.

1972 елда алар Рузаниясе белән гаилә корып җибәрәләр. Рузания ханым гомерен кешеләр сәламәтлеген саклау өлкәсенә багышлый, авылда  медицина пункты мөдире булып эшли. “СССРның  сәламәтлек саклау отличнигы” дигән дәрәҗәле исемне йөртә. Алар икесе дә хезмәт ветераннары. Гаиләдә ике кыз балалары туа. Әмма,  Зөлфияләре, фаҗигале төстә,  вафат була. Әлеге  кайгыны бик авыр кичерәләр Мөбиновлар.

Икенче кызлары Гөлназ һәм кияүләре Рафаэль  аларга өч онык бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә Гөлназы әтисенең хезмәтен дәвам итеп, райондагы газ службасында эшли, кияүләре Рафаэль  исә район үзәк хастаханәсендә хезмәт куя.

Шамил абый белән Рузания апаның бергә узган гомер юлы да иллеле санын түгәрәкләп, алтын мәлләренә якынлаша. Тормыш үз мәшәкатьләре, үз агымы  белән әнә шулай акрын гына бәхетле картлык үрләренә тәгәри. Шамил абый гына һаман да  балачак дусты – гармуныннан аерылмый. Алай гына да түгел, еллар узган саен  “җан дусты”ның  эчке дөньясын тоя башлаган ул. Бик четерекле булган хезмәт – гармуннарны төзәтү серләренә төшенгән.

–Элек тә инде, кич утырганда гармунның “тыңламый башлаган” моментлары була иде. Ә уйнарга кирәк – кызлар көтә бит!  Өлкәнрәк гармунчы агайлар аны сүтәләр дә, телләрен  сабын белән ябыштырып куялар иде. Без, бала-чага өчен, бу күренеш  бик кызык иде әлбәттә. Һәм олыларның һәр хәрәкәте күзәтеп барылган, истә дә калган,-ди ул. –Соңрак сабын урынына парафин куллана башладык, хәзер инде заманча ябыштыру кирәк-яраклары бик күп.

Шамил абыйның  остаханәсенә керсәң – шаккатмалы! Монда гармуннарның ниндие генә юк–Саратов гармуны, тальянкалар дисеңме... Хәтта Германия якларыннан кайткан, немец гармуны да бар. Аны аңа сугыш кичкән өлкән яшьтәге авылдашы бүләк иткән булган.  Гармуннарны төзәтә һәм аларны кадерләп саклавын ишетеп белгәннәр үзләре үк әлеге уен коралын аңа тәкъдим итәләр икән, кайберләрен исә үзе  күреп,  сорап, сатып алып кайткан. Аларны төзекләндереп,  матурайтып, һәрберсенә яңа сулыш өргән Шамил абый, сыр-бизәкләр, ялтыравык ташлар белән дә бизәгән.

Яңа яшәү көче алган гармуннар остаханәдә озак тоткарланмый – үзенең яңа  хуҗасын таба.  Алтын куллы Шамил абыйның бу шөгыленә сокланмый мөмкин түгел.  Тик әлеге һөнәрне дәвам итүчеләр юк. Районда гына түгел,  республика күләмендә дә гармун ясучылар бармак белән генә санарлык.

–Бу һөнәргә өйрәнү өчен махсус  укулар оештырылса  бик әйбәт булыр иде,-дип, борчылып сөйли оста.  –Гармун төзәтергә өйрәнгән музыкантның бәясе алтынга тиң бит аның...

Гармуннарның әнә шулай тышкы, эчке халәтен тою өчен, билгеле, осталык кына җитми.  Моның өчен сәнгатькә, матурлыкка, иҗатка  җаның-тәнең белән гашыйк булу да  кирәк. Бер-берсенә охшамаган, дистәләгән гармуннарының “характерын”  бармаклары, күңеле белән тоя Шамил Мөбинов. Яңа көйләр иҗат итә. Әлеге көйләрнең күбесе туган авылы Түбән Чәкегә, әнкәйләргә багышланган.

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да  халкыбыз аннан аерылмаган.  Шамил абый Мөбинов кебек гаҗәеп кешеләр  арабызда яшәгәндә тынмас әле гармун моңы, иншаллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев