Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Тукай укулары лауреаты булдым, нәни Габдулла эзләре буйлап йөрдем

Габдулла Тукайның 133 еллыгын каршылаган көннәрдә, күптәнге хыялыма ирештем: татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз  Миңзифа Абдулловна Таҗетдинова җитәкчелегендә  башкарган фәнни-эзләнү эшемне яклап, бөек шагыйребез яшәгән якларга сәяхәт итеп, бик матур тәэсирләр белән кайту бәхете насыйп булды.   

 

 12 нче апрельдә Арча районы Яңа Кырлай  урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган сигезенче республикакүләм Тукай укулары үткәрелде. Беренче турда 227 фәнни-эзләнү эш  каралган, шулардан иң яхшы 120 эшне сайлап алганнар.  Әлеге исемлек буенча безнең районнан  фәни җитәкчем белән мине чакырдылар. “Тукай һәм тел гыйлеме” юнәлешендә чыгыш ясап, “Лауреат” исеменә лаек булдым. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм “Ситилинк” компаниясенең биш йөз сумлык сертификаты белән бүләкләндем.

Өстәвенә әле Тукай музеен, Бакый Урманче җитәкчелегендә эшләнгән сыннарны, нәни Габдулланы тәрбияләгән Сәгъди абзыйның  музей-йортын карадык. Бирегә чит илләрдән дә кунаклар еш килә икән. Мин үземә тагын да яңа мәгълүматлар алдым. Кечкенә Габдулла коенган, балык сөзгән инеш, Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә язылганча, нәкъ Сәгъди абзыйның ындыр артында гына икән! Биредәге ул вакыттагы чишмәне кое ясап, аңа ”Апуш коесы” дип исем биргәннәр.” 1893 нче елда җиде яшьлек Габдулла белән Сәгъди абзый утырткан өй артындагы юан агач та  күңелгә бик якын булды.   Бронзадан эшләнгән Сәгъди абзый белән Габдулла да, тотынышып, шунда “йөриләр”.  

Конференциядә күп кенә язучылар белән очраштык. Чараларны “Татарстан  –  Яңа Гасыр” телевидениесенә төшерделәр. Сигезенче  республикакүләм Тукай укуларын чәршәмбе көнне, 17нче апрельдә,  “Татарлар” тапшыруында күрсәтәчәкләр.

Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә Кырлайны дөньяга күзе ачылган урын дип атый. Тукай-Кырлайдагы бик күп истәлекләргә бай укулардан, сәяхәттән соң минем дә дөньяга күзем ачылып, карашым киңәеп киткәндәй булды. Тукайга, туган телебезгә, әдәбиятыбызга карата мәхәббәтем артты.

Айгөл  Абязова, Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең 8нче “А” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев