Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Тукай эзләре буйлап: Яңа Кәкерле мәктәбенә татар теле мөгаллимәләре җыелды

Туган телгә багышланган җитди чара һәр укытучыга файдалы булды.

И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы. 

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату — Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер. Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул — Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз.

Без, районыбызның татар теле укытучылары, 23 нче апрель көне Зариф Алимов исемендәге Яңа Кәкерле мәктәбенә юл тоттык... Иртәнге якта мәктәп янына килеп җитеп, мәктәп бакчасына аяк басуга үзебезне сихри матурлыкка килеп кергәнебезне сиздек. Тирә — як яшеллеккәтөренгән. Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Бераз саф һава сулап, мәктәп эченә үттек.

Безне күз явын алырлык милли киемнәрдә парлы татар егетләре һәм кызлары каршы алды. Шуннан, мәктәп җитәкчесе -Шамил Мөбәракҗан улы һәм татар теле укытучысы- Гөлинә Кәбирҗан кызы шат йөзләре белән каршы алып, түргә чакырдылар. Шамил абый сүз алып татар теле укытучыларының мактаулы хезмәтләре, телебезнең һәм динебезнең, милләтебезнең гореф-гадәтләре турында сөйләп, безне үсендереп җибәрде.

Шуннан без сыйныф бүлмәсенә юл тоттык. Монда керүгә без үзебезне Тукай иленә килеп кергәндәй тойдык. Укучылар Габдулла Тукай иҗатына багышланган чарада шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын әйбәт белүләрен викторина сорауларына төгәл җавап бирүләре белән курсәттеләр. Г. Тукайның 138 еллык гомер бәйрәменә багышланган чараны Вилданова Гөлинә Кәбирҗан кызы бик кызык һәм мавыктыргыч рәвештә оештырган иде. Әлеге чарада мәктәп җитәкчесе Шамил Мөбәрәкҗан улы үзенең җырга —моңга бай шәхес булуын күрсәтте. Чараның ахырында ул баянда уйнап, татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын күмәкләшеп җырлап тәмамладык. Ә инде бер кызып китеп, Шамил Мөбәрәкҗан улы бянда "Авыл көе"н дә уйнап курсәткәч, үзебезне яшьлегебезгә кайткандай хис иттек.

Мәктәптә туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булуы нык сизелә. Хәтта башка милләттән булган укытучыларның саф татарча исәнләшеп, сөйләшергә тырышулары безне таң калдырды. 

Туган тел — һәркем өчен кадерле булган бөек хәзинә. Ул — халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Тумакова Алсу Аделҗан кызы җитәкчелегендә оештырылган туган телгә багышланган җиттди чара һәр укытучыга файдалы булды.

"Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев