Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Түбән Чәке авылының оста гармунчысы Шамиль Мубиновта 30лап коллекция бар

Быелгы ел республикабызда  туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы булып билгеләнде.

Шушы уңайдан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде: М.Җәлилнең 115 еллык, Г.Тукайның 135 еллык юбилейлары уңае белән  айлыклар узды.Ульяновск шәһәрендә М. Җәлилгә багышланган конкурста,Казан шәһәрендә “Әлмәндәр варислары” дип аталган һ.б. шундый республика күләм конкурсларында катнашып укучыларыбыз  призлы урыннар яулады.

Ә менә туган авылыбызда яшәп җырга, моңга бай һәм туган як моңнарына гашыйк булган Мубинов Шамил абый белән очрашу мәктәбебез тарихында мәңге онытылмаслык хатирәләрнең берсе булды дияр идем мин. Җырчыларга илһам бирерлек  гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, челтерәп аккан елгалары белән дан тота авылыбыз. Шушы матурлык сыйфатларын үзендә булдырган Шамил абый –авылыбызның оста гармунчысы. Без аны очрашуга чакырдык.

Ул үзенең коллекциясендә булган гармуннарын алып килде.Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең күп төрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган. Бүгенге кичәдә без гармун тарихы, гармун турында җырлар, шигырьләр тыңладык. Мубинов Шамил абый үзенең көмеш телле татар гармуннары белән татар халкының моңлы көйләрен уйнап күрсәтте. Ул кече яшьтән үк гармунда уйнарга өйрәнүе турында сөйләде. Өендә 30 га якын гармун коллекциясе барлыгын да әйтеп үтте. Балаларны кызыксындырган сорауларга төгәл җавап биреп, балаларда гармунчы һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләп, киләчәктә балаларга туган җирдә яшәүгә юнәлеш бирде. Кичәбезне татар халкының гимны булган “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Истәлеккә фотоларга төштек.

Киләчәктә дә мондый очрашулар булып торыр, Аллаһы боерса. Шамил абыебыз да, без дә исән-сау булыйк.

Зөлфия Нуртдинова,  Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев