Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дөньясында

«Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында чүпрәлеләр 3 нче урын яулады

Казан ЭКСПО күргәзмәләр үзәгендә үткән йомгаклау чарасында Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты.

2023 ел — Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы узып бара. Аның кысаларында, мәгълүматлар буенча, республика күләмендә ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 500дән артык чара уздырылган. Чараларның нигезенә гореф-гадәтләр, традицияләрне, динебезне, милләтебезне саклау кирәклеге салынган. Әлеге мәдәни чараларда Татарстанның һәр районы катнашкан. 

Елның кульминацион чарасы булып, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты торды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Этномәдәни фестивальнең гала-концерты республиканың барлык районнарыннан ике меңнән артык кешене җыйды. Концерт интерактив программа белән башланды. Килгән һәркемне Казан ЭКСПО залында милли бәйрәмнәрне чагылдырган зур күргәзмә каршы алды. Анда, шулай ук, төрле халыкларның һөнәрчелек үрнәкләре тәкъдим ителде, мастер- класслар үткәрелде, укулар, фикер алушулар оештырылды. Бу көнне, шулай ук, кунаклар Россия күләмендә үткәрелгән "Зур этнографик диктант«ка да кушыла алды.

Көн дәвамында чаралар бер- берсен алмаштырып, «Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале җиңүчеләре дә котланды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев, район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдинов, мәдәният, китапханә, балалар иҗат йорты, мәгариф хезмәткәрләре: Мансур Айметов, Галия Ахмедова, Лилия Җамалетдинова, Лилия Яфизова, Отажон Отажонов, Наталья Васильева, Гөлфруз Багаутдинова, Гүзәл Байбулатова, Галина Кудряшова, Галина Захарова, Светлана Антипова күпсанлы бүләкләргә, акчалата Сертификатларга лаек булдылар.

Гала концертта Рөстәм Миңнеханов: «Без бергәләп эшләгәндә генә, дуслыкта һәм татулыкта яшәгәндә генә көчле» дип, Татарстанда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре һәм традицияләре үсеше өчен шартлар тудырылуын ассызыклады.

Татарстан Рәисе республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Шулай ук, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләр дә Дипломнар алды. 

Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча, барлыгы өч төркемдә 9 җиңүче билгеләнгән. Шулар арасында Чүпрәле муниципаль районы да 3нче урынга лаек булды. Гран-прины Арча районы алды.
Гала-концерт Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларның җыр-биюләренә бай иде.

Белешмә

Бүген республикада 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәге, 100гә якын милли-мәдәни үзәк эшли. Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмаларның үзара эшчәнлегендә Татарстан халыклары ассамблеясы, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Рус Православие чиркәве митрополиясе мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев