Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.

(Римма Мавлютова) «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри рәисе, Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул бәйге буенча узган матбугат очрашуында хәбәр итте, дип яза “Татар-информ”.

Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. 2005 елдан башлап республикада шигърияткә багышланган кичәләр оештырылуы турында сөйләде ул. ”Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», -ди «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри рәисе.

Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты әйтүенчә, сайлап алу туры онлайн үтәчәк. Икенче турда исә бәйгедә катнашучылар өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар тарафыннан мастер-класслар да күрсәтеләчәк.

Фәйзрахманов әйтүенчә, бәйге барышында ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкләр. Шул ук вакытта сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт, костюм да исәпкә алыначак.

Бәйге шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл номинацияләре буенча узачак. 

Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 30 мең сум, II урын — 25 мең сум, III урын — 20 мең сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 45 мең сум, II урын — 35 мең сум, III урын — 25 мең сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын — 50 мең сум, II урын — 40 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев