Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Татар Шатрашаны авылы китапханәсендә шигырь кичәсе узды

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының  Татар Шатрашаны авылындагы бүлекчәсе дә берничә елдан бирле  эшләп килә.

Бер урында гына тик утырырга ияләнмәгән аккалфаклылар һәрвакыт хәрәкәттә. Бер карашка тын гына яшәгән авылның хуҗабикәләре бер дә тик кенә ятмыйлар икән. Алар я бәйли, я тегә, я шигырьләр, җырлар иҗат итә. Авылда үткән һәрбер чараларда да алар бик актив. Күбесе аккалфаклыларның үзенчәлекле мавыгулары да бар. Ул мавыгуларны авыл клубы мөдире Тазетдинова Рәмзия ярдәмендә оештырылган күргәзмәдә күреп булды.

  Бәйрәм көннәрендә аккалфаклылырны берләштереп, авылны гөр китереп, китапханә мөдире Әнүзә Садыкова “Яшәү рәхәт безгә туган җирдә” дип исемләнгән шигырь кичәсе оештырды.  Кичә, авылыбыз шагыйрәсе Насырова Әнисә Абзалдин кызының шигырьләренә багышланды.

  Насырова (Аббазова) Әнисә Абзалдин кызы, 1970 – елның 1нче августында Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында дөньяга килә. Авылыбызның матур табигате аны балачактан ук шигырьләр иҗат итүгә илһамландыра. Балачакта башлаган мавыгуы Әнисәне бүген авылда шагыйрә итеп танытты. Язмыш Әнисәне бик күп мәртәбәләр сыный. Ул бик яшьли тол калып баласын ялгыз үстерә. Бу авыр тормышта якыннарына, туганнарына таянып, сынауларга бирешмичә, сынмыйча- сыгылмыйча матур итеп яши белә. Кешеләргә ачык чырайлы, юмарт, ярдәмчел булып һәрвакыт иҗат итеп яши ул. Әнисәнең шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, туганнарына, якыннарына карата хөрмәт, һәр вакыйгага үз карашы, тирән фикерләве чагыла. Кичәдә аның утызлап шигыре укылды. Кайбер шигырьләре тамашачыны елмаерга мәҗбүр итсә, кайберләре күзләрне яшьләндерде.

Һәрбер шигыре үзенә бер тарих. Авыл тарихы, балачак вакыйгалары, мәктәп еллары, сугыш хатирәләре, бәет, замана матавыклары – болар барысы да Әнисә шигырьләрендә. Бер сулыштан укылган шигырьләрне авыл халкы тын да алмыйча тыңладылар. Ә шигырьләр җырлар, биюләр белән дә үрелеп баргач кичә тагы да җанлы, кызыклы үтте.

 Тамашачыларга, килгән кунакларга һәм кичәне оештыруда ярдәм күрсәткән мәктәп коллективына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авылларыбызда яшәгән талантлы кешеләрне күрә белеп, аларны халыкка танытып, иҗатлары белән илһамланып яшәгәндә генә безнең авыылларыбыз яшәр, киләчәге өметле булыр.

Әнүзә Садыкова -  Татар Шатрашаны авылы китапханә җитәкчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев