Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Сызрань Сабантуенда Чүпрәле төсмерләре

Сызрань шәһәрендә  гомер итүче татарлар үз милләтләрен үстерүгә, яшьләрне татар халкы гореф-гадәтләре белән таныштыруга зур игътибар бирә.

Үткән шимбәдә Максим  Горький исемендәге паркта милли татар Сабантуй бәйрәме узуы моның бер дәлиле булып тора. 

Елның-елында әлеге чарада районыбыз делегациясе,  мәдәниятчеләре дә катнаша. Сызрань шәһәреннән вәкилләр  - Чүпрәле Сабантуенда да көтеп алынган  кунак. Милләттәшләр белән дустанә мөнәсәбәт, гореф-гадәтләрне, телебезне саклау юнәлешендәге хезмәттәшлек  әнә шул рәвешле ныгый бара.

Бәйрәмнең төп сәхнәсеннән шәһәр башлыгы Николай Лядин янәшәсендә бу көнне сәламләү сүзен районыбыз башлыгы Марат Гафаров та җиткерде. Шәһәр халкын бәйрәм белән котлап, сызраньлыларга бүләкләр тапшырды. 

Паркның үзәк мәйданында һәм аллеяләрдә милли татар ризыклары һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән зур ярминкә узды, сәхнәдә үзешчән иҗат коллективлары концерт программасы күрсәтте. Чүпрәлеләр чыгышы, һәрвакыттагыча уен-җырга-биюгә, төрле төсләргә бай иде.

Татарстаннан читтә дә бәйрәмнең  төп кульминациясен -  көрәш. Анда абсолют батыр исемен дә якташыбыз,  Кече Чынлыдан Рамиль Айзятуллов яулады.  Милли көрәш буенча спорт мастеры чираттагы җиңүе өчен бирелгән телевизорны Сызраньның яшь көрәшчесенә бүләк итте.

Менә шундый ул безнең халык – сокландыра да, гаҗәпләндерә дә белә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев