Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Марс урта мәктәбе коллективы Димитровград шәһәрендә «Гакыйль Сәгыйров укулары»нда катнашты

Мәктәп коллективы безне, Татарстаннан килгән укучыларны зур, хөрмәтле кунаклар кебек каршы алды.

Без, Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, 24 нче апрель көнне Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге мәктәбендә "Гакыйль Сәгыйров укулары"нда катнаштык.

Мәктәп коллективы безне, Татарстаннан килгән укучыларны зур, хөрмәтле кунаклар кебек каршы алды. Аларның фикеренчә, Татарстан читтә яшәүче татарларның милли мәркәзе булып тора. Татарстаннан килгән кунаклардан алар милли үзаң, мәдәният һәм тел үстерү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу алымнарына, милли хискә баеп кала.

Биредә милли мәдәниятне, татар телен, сәнгатьне, традицияләрне, гореф- гадәтләрне, динне саклап яшәүче халык яши. Без моңа бик шатланып кайттык.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафинга, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәгариф үсеше институты баш белгече Абутдинова Әлфия Сәмигулла кызына, мәктәп коллективына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Нурзилә Хөсәенова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев