Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

“Кояшкай” балалар бакчасында Туган тел атналыгы үтте

Без - күпмилләтле халык. Һәр милләтнең үзенең гореф-гадәтләре, традицияләре бар.

Туган телем – иркә гөлем

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең  теле.

 

Сиринә Сәлимҗанова, “Кояшкай” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

21 февраль - 2000 елда Юнеско тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу бәйрәмнең төп максаты булып телләрне саклап калу тора. Халыкара туган тел кенендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки һәр телне сакларга, хөрмәт итәргә тиешбез. Бүгенге көндә 6 мең төрдәге телнең яртысы югалу чигендә тора. К.Насыйри әйткәнчә,үз телен камил белмәгән кеше, башка телне ныклап өйрәнә алмый.Телләр үлеп барган заманда аны без генә саклап кала алабыз.

Авыз тутырып татарча сөйләшә алучы балалар бармак белән генә санарлык. Чеп-чи татар авылларында да балалар үз телләрен онытып русча, сөйләшә.Яшь  буын үз телен онытмасын өчен балалар бакчасыннан ук туган телдә аралашу мәҗбүри.

Беренче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында да 17 февральдән -21 февральгә кадәр туган тел атналыгы үтте.Тәрбиячеләр балалар белән берлектә төрле милләтнең уеннарын, җырларын өйрәнделәр. Балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Төрле милләт язучыларының әсәрләре белән таныштылар. Яшь талантлар бәйгесе жиңүчеләре, “Минем туган ягым” дип аталган сәнгатьле укучылар конкурсының  муниципаль этабында катнашып урыннар яуладылар.

Туган тел атналыгына “Туган телем - иркә гөлем” дип аталган чара белән  йомгак ясалды. Бу чарада балалар төрле милләт вәкилләренең  җырларын, биюләрен, уеннарын башкардылар. Чара балалар күңеленә дә хуш килде, алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.

Бары тик “булмый” дип туган телебезгә кул селтәмәскә, бердәм һәм бергә булып, булдыра алганча үзебездән өлеш кертеп, әти-әниебезнең  безгә биргән бүләген - туган телебезне һәр гаиләдә кечкенәдән кулланып,  хөрмәтләп яшәргә генә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев