Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Көлдек тә, еладык та: Чүпрәледә «Кичер мине, әнкәй!» спектакле булды

Тамашачылар аристларның үз рольләрендә «яшәүләрен» билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры язучы, драматург Рабит Батулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кичер мине, әнкәй!» спектакле белән чираттагы сезонын ачты.

Әсәрнең язылуына дистә еллар узса да, анда чагылдырылган проблемалар, тормыш кыйммәтләре, бала, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, татарга хас тыйнаклык хәзер дә бик актуаль. 

...Миргаян исемле малай авыр сайлау алдында. Нишләргә? Якты дөньяга китергән әни якынракмы, әллә карап үстергәнеме? Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә ирешә — спектакль әнә шул хакта иде.

Рольләрне Рәйнә Бахитова, Илназ Гайнетдинов, Ринат Калимуллин, Галия Ахмедова, Венера һәм Раил Багаутдиновлар, Салават Юсупов һәм.. Яфизова башкардылар.

Тамашачылар аристларның үз рольләрендә «яшәүләрен» билгеләп үттеләр. 

Халык театры әлеге спектакль белән авылларга да чыга.

Вера Азизова, Гөлсинә Фәизова:

—Көлдек тә, еладык та. Бик ошады, чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә куелган әсәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев