Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Клементьевлар гаиләсе «Нечкәбил» республика конкурсында Чүпрәле районы данын яклады.

Күп балалы гаиләләр — иң бәхетлеләр

«Нечкәбил» —ул Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс. Анда катнашып, гаиләдәге мәдәниятне, кыйммәтләрне, буыннар бәйләнешен, ватанпәрвәрлекне, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышларын сөйләү, башкаларга җиткерү мөмкинлеге бирелә.

Агымдагы елда бәйгедә Чүпрәле данын Алешкин-Саплык авылыннан Клементьевлар гаиләсе яклады. Клементьевлар алты бала тәрбиялиләр. 

Гаилә башлыгы Николай «Прогресс» бәмгыятендә хезмәт куя. Наталия исә иҗади шәхес. Авылдагы мәдәният йорты җитәкчесе вазифасын башкарудан тыш, ул район газетасының актив хәбәрчесе булып тора, шигырьләр яза.

Бәйгедә дә алар тату гаиләләренең серләрен ачтылар, шәҗәрәләре турында презентация тәкъдим иттеләр. Гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклау, сәламәт яшәү рәвеше, җәмгыятьтә хатын-кыз-ананың роле турында сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Клементьевлар «Халык традицияләре» номинациясендә Диплом белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, Наталия Клементьева «Гаҗәеп гаилә тормышы» иншасы конкурсында җиңүче исеменә лаек булды һәм анда да Диплом белән бүләкләнде. 

—Мин бик бәхетле хатын-кыз. Бәхетемнең сере нидә дигәндә, тормыш иптәшемне, балаларымны яртуда, хезмәтемне сөюдә дияр идем. Барысы да бик гади: тормышны, кешеләрне яратып, яшәсәң, эшләсәң, үзеңнән соң матур, изге эшләр калдырсаң, һичшиксез һәркемгә бәхет елмаер. «Нечкәбил» конкурсында катнашу да безнең өчен зур дәрәҗә һәм бәхет булды. Без үз үрнәгебез белән күп балалы гаиләләр — алар иң бәхетлеләр булуын күрсәтә алдык дип уйлыйм.

Белешмә

«Нечкәбил» конкурсы-халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итүче бәхетле Татарстан гаиләләренең чын тарихы. Конкурс 2004 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза. Бәйгенең финал өлеше 26 ноябрьдә—Әниләр көнендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев