Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Кәкерле авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап мәдәни чара узды

Районда, оешмаларда, хезмәт коллективларында Өлкәннәр көне һәм декадасына багышлап күп төрле чаралар үткәрелә.

Агымдагы елда да, һәр елдагыча, өлкәннәр бәйрәме ун көн дәвам итә. Бу чорда ветераннарны хөрмәтләү, алар белән очрашу кичәләре үткәрү, бәйрәм концертлары оештырыла.

Кичә, 5 октябрьдә, Иске Кәкерле авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап районыбыз ветераннары-өлкәннәре — элек елларда райондагы «Таң» халык ансамбленә нигез салучы ветераннарыбыз концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чараны авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Фәнзия Алиева җанлы итеп алып барды.

Авыл мәдәният йортына җыелган Иске Кәкерле авылы өлкәннәрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов тәбрик итеп, киләчәктә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде. Аннан соң ул авылның мөхтәрәм өлкәннәре Әхәт Иматдиновка, Ади Мохитовка һәм Абдулла Мохитовка Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырды.

Район ветераннар советы җитәкчесе Роза Насыйбуллина да өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен (75 мең сум күләмендә акча җыеп тапшырганнар) залда утыручы абый-апаларга олы рәхмәтләрен һәм бүләк итеп үзләренең концерт номерлары белән килүләрен җиткерде.

Иске Кәкерле авылы ветераннар советы җитәкчесе Әхәт Иматдинов шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан юбилярга район башлыгының һәм ветераннар советының Рәхмәт Хатлары һәм бүләкләр дә тапшырылды.

Иске Кәкерле авылы өлкәннәре бу көнне авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллиннан һәм авылдашлары Сәхутдин Хөсәеновтан да җылы котлаулау сүзләрен кабул иттеләр.
Аннан соң өлкәннәр өчен концерт башланды. Әйтергә кирәк, концертның сценариесе шундый оста, һәркем өчен дә кызыклы булырлык итеп төзелгән, һәр номер, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас булды, тамашачыны җәлеп итәрлек иде. Концерт номерлары уеннар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.

Тамашачылар җырчы белән бергәләп моңландылар да, елмаеп-көлделәр дә, шаулатып алкышладылар да.

Райондашыбыз, Татарстанның атказанган төзүчесе, җирле шагыйребез Азат Вахитовның үзе иҗат иткән шигырьләрен укуын да искекәкерлеләр бик яратып кабул иттеләр.
1,5 сәгатькә сузылган концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Концерт тәмамланганнан соң да әле өлкәннәр көчле алкышлар белән ветеран-артистларны сәламләделәр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Соңыннан исә Өлкәннәр декадасы көне уңаеннан оештырылган чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев