Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Чүпрәле авылындагы чишмә янында өлкәннәр очрашты

Элек заманнарда ук чишмәләргә аерым караш булган. Ислам динендә инешләр һәм чишмәләр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте диелә.

Иске Чүпрәле авылындагы чишмә янында узган чараны башлаганда авыл мәчете имам хатыйбы Җәмил хәзрәт Ибраһимов: «Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз!”, – диде Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең; «Кыямәт көненә таба алтын чыгар, су китәр», - дигән хәдис-шәрифе бар. «Тәбәрәк» сүрәсенең соңгы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин чиста суны әзәйтсәм, сезгә аны кем алып килеп бирер? », - ди. Димәк чишмәнең актуальлеге арта. Аны чистарту, кешегә су алу өчен уңайлы итү дә бик зур саваплы эш. Гомумән, кешегә файда китерә торган теләсә нинди эшне башкару, мәсәлән, күпер, юл салу, агачлар утырту, чишмә-кое казу, аларны тәртиптә тоту – болар барысы да саваплы эшләр”,- дип сөйләде.

Әйе, кешеләр табигатьне саклау өчен тирә-як мохиткә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. Авылдагы чишмәләрнең торышы да мондагы халыкның йөзен күрсәтә. Алар пычранган, ташландык хәлдә икән, димәк, бу җирлектә яшәүчеләрнең күңелләре дә шундый ук хәлдә. Ә бу чишмәне тергезү эшенә, моннан берничә ел элек, шушы җирлектә яшәүче Абдулхарис Алимов алынган иде. Күп эш башкарылды. Бүген инде бирегә килеп челтер-челтер суы агып торган чишмәгә сокланмый мөмкин түгел.

“Ниһаять, әтинең васыятен үтәдем дип уйлыйм. Бакыйлыкка күчкәнче әтинең миңа: “Улым, шушы чишмәне тергез, үтенеп сорыйм, син аны булдырырсың”,- дигән сүзләре бүген дә колагымда яңгырый. Беренче чиратта район башлыгы Марат Гафаровка бик рәхмәтлемен. Районга килгән вакытлары гына иде. Бүлмәсенә кереп гозеремне сөйләдем. Ике дә уйлап тормастан ярдәм итәчәгенә ышандырды. Шуннан соң әлләни күп вакыт та үтмәде эшне башлап та җибәрдек. Ярдәм итүче оешмалар да булды. Чишмә тирәсенә куак үсентеләре утырттык. Бала-чагалар өчен уен мәйданчыгы да булдырылды. Ходайга мең шөкер, барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм, - ди 84 яшен тутырып килүче Абдулхарис ага.

Реклама

–Төзекләндерү шушы кадәр зур күләмле булыр дип көтмәгән идем. Чишмәне халыкның әтием исеме белән “Абдулхак” чишмәсе дип атауларына да бик шатмын”, - дип тә өстәде хезмәт ветераны.

Шушы көннәрдә чишмә янына авылның өлкәннәре җыелды. Анда мин, журналист, хезмәт ветераны Рәшит Фәтхуллов та катнаштым. Чарада Коръән сүрәләре, ясин укыдылар,әрвахлар рухына дога кылдылар һәм сәдакалар өләштеләр. Чәй өстәле дә мулдан әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X